Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасының парламент ассамблеясы: кырымтатарларга милләт буларак юкка чыгу яный


Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс ассамблеядә чыгыш ясый
Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс ассамблеядә чыгыш ясый

Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс халыкара җәмәгатьчелекне Кырымда кеше хокуклары бозылуына игътибарны арттырырга чакырды.

Европа Шурасының кеше хокуклары комиссары Нильс Мужниекс Европа Шурасының парламент ассамблеясы сессиясендә ясаган чыгышында Кырымда кеше хокуклары, аерым алганда татарларга булган басымга борчылу белдерде.

"Кырымтатарлар өчен тарихның кабат әйләнеп кайтуына юл куймаска тиешбез", диде Мужниекс Старсбургта бу көннәрдә барган сессия утырышында.

Язгы сессия 18-21 апрель көннәрендә үтә. Ассамблеяда Украина турында хисап тоткан Германия дипломаты Марилуиза Бэк, кырымтатарлар милләт буларак, мәдәни-милли төркем буларак "юкка чыгарга мөмкин", диде. "Кырым оккупациясе нәтиҗәсендә халыкның бер урында тупланып яшәү мөмкинлеге калмады, бу безне борчый", диде ул. Парламент ассамблеясы әгъзаларын Кырымның изоляциядә калуы борчый.

"Болай дәвам итсә, Европа үзәгендә кеше хокуклары якланмаган соры бер зона барлыкка киләчәк", диде комиссар Нильс Мужниекс. Хисапны тыңлаучылар Кырымга Европа Шурасы һәм башка халыкара оешмалар күзәтүчеләрен кертергә чакырды.

Сишәмбедә Кырымда берничә журналистның өендә тентүләр, тоткарлаулар булды. Бер үк вакытта Кырымда кырымтатарларның югалулары дәвам итә.

XS
SM
MD
LG