Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Садыйков "Татар-информ" җитәкчесе булды


Шамил Садыйков
Шамил Садыйков

"Татар-информ" агентлыгының элекке җитәкчесе Леонид Толчинский КФУга китәчәк.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләренә яңа җитәкче итеп Шамил Садыйков тәкъдим ителде. Элекке җитәкче Леонид Толчинский Казан федераль университетында журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе булачак, шулай ук ул якын арада "Яңа Гасыр" каналында үз авторлык тапшыруын алып барачак.

Шамил Садыйков КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган иде. Үз иҗат юлын "Эфир» телеканалында башлады.

XS
SM
MD
LG