Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия һәм Нидерландта халыкка нурланыштан саклану өчен дару таратылачак


Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасына быел 30 ел
Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасына быел 30 ел

Бельгиядәге искергән атом электр станцияләренең кеше сәламәтлегенә зыян китерү ихтималын күздә тотып, Бельгия һәм Нидерланд хөкүмәтләре дару сатып ала.

Атом электр станцияләреннән 100 чакрым ераклыкта яшәгән 18 яшькә җитмәгән үсмерләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен Бельгия һәм Нидерланд хөкүмәтләре йод дарулары сатып алачак. Элек бу дару станциядән 20 чакрымда яшәгән 40 тулмаган яшьләргә генә бирелә иде.

Нидерландның бер атом электр станциясе бар. Ул илнең көньяк-көнбатышында урнашкан. Нидерланд хөкүмәте күрше Германиядәге "Эмсланд", Бельгиядәге "Доэль" һәм "Тианж" станцияләренә якын яшәүче үз ватандашларының сәламәтлеген кайгырту өчен өстәмә дарулар алачагын белдерде. Бельгия хакимиятләре йодлы дару илдә яшәгән һәркемгә биреләчәген хәбәр итте. Бельгиядә 11 млн кеше яши.

Татарстанның Кама Аланында атом станциясен төзү эше совет чорында ук башланып киткән иде, әмма 1990 елда төзелешне туктату карары кабул ителде. Башка бик күп сәбәпләр белән бергә Кама Аланындагы төзелешнең җир ярылган урынга туры килүе һәм Татарстанга өстәмә куркыныч тудыруы да әйтелгән иде. Узган атнада Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда атом станциясен төзү проектын гамәлгә ашырырга кирәк, диде. Татарстанның атомга каршы җәмгыяте аның бу белдерүенә кискен каршы чыкты.

2011 елда җир тетрәүдә Япониянең Фукусима атом станциясе җимерелеп 16 меңнән артык кеше һәлак булды, меңләгән кеше табылмады, нурланыш бөтен тирә-якка таралып зур зыян салды. Узган атнада дөнья җәмәгатьчелеге Чернобыльдәге атом шартлавы корбаннарын искә алды. Узган гасырның иң зур техноген казасы – Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга 30 ел тулды.

XS
SM
MD
LG