Европа Комиссиясе вәкиле Маргаритис Схинас Әнкараның Европа Берлегенә кергән 28 ил ватандашы, шул санда Кыпрыска да Төркиягә килү өчен визаны бетерү карарын игълан итте. Төркиянең рәсми газетларында басылып чыккан бу карар Европаның да төрек ватандашларына визаны бетергәннән соң гамәлгә керәчәк.
Европаның Төркиягә куйган таләпләре арасында визаны бетерү иң мөһимнәренең берсе иде. Бүген Брюссельдә Төркиянең Европа Берлеге куйган шартларны ничек үтәве тикшерелә.
Әнкара Кыпрыс ватандашларына визаны бетерү Әнкараның Кыпрысны аерым дәүләт итеп тануын аңлатмый, дип белдерде.