Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатышка үч итеп азрак ашарга өндәгән депутатның офшор хисабы табылды


Илья Гаффнер
Илья Гаффнер

Свердловски өлкә шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты, 2015 ел башында бәяләр котырып үскәндә халыкны акчасызлыктан зарланмаска, азрак ашап булса да түзәргә чакырган Илья Гаффнерның Панамада офшор хисабы булуы ачыкланды.

Гаффнерның "Гади итеп әйткәндә, акчагыз җитми икән, без бит барыбыз да русияле, урыс кешеләре, без ачлыгын да, салкынын да, ни генә күрмәдек. Сәламәтлегегез турында уйлагыз. Мәсәлән, азрак ашый башлагыз", дигән белдерүе турында ул чакта Азатлык язган иде.

Баксаң, халыкка ачлык һәм салкыннар турында сөйләүче депутат әфәнде үзе 2006 елда ук җылы Панама якларында офшор хисабы ачып анда акчалар күчереп яткан икән.

Илья Гаффнерның исемен халыкара тикшерүче журналистларның Mossack Fossecа ширкәте ярдәмендә булдырылган офшор хисаплар турында 9 майда ачылган мәгълүмат базасы аша эзләп табып була.

2015 елның гыйнварында төшерелгән түбәндәге видеода бер хатын депутатның хәлләрнең алай ук начар булмавы турындагы белдерүен тыңлаганнан соң инвалид баласын ашатырга акча җитмәү турында зарлана.

Панама офшорлары турында мәгълүматның ышанычлы һәм дөрес булуын апрель аенда Русия президенты Владимир Путин да раслады. Моны Путин андагы офшор хисабына 2 миллиард доллар кабул итүе белдерелгән Сергей Ролдугин турында аңлатма биргәндә әйтте. Президент сүзләренчә, Ролдугин Панамадагы акчаларына музыка уен кораллары сатып алган, һәм хәтта бурычлы да булып калган әле.

XS
SM
MD
LG