Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти: "Татар бистәсендә Екатерина II һәйкәленең кирәге юк"


Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Татар бистәсендә Әби-патшага һәйкәленең кирәге юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Татар бистәсендә Әби-патшага һәйкәленең кирәге юк"

17 май Казанда матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Азатлык соравына җавап итеп, "Татар бистәсендә Екатерина II һәйкәленең кирәге юк, Мәрҗани мәчете җитә", дип белдерде.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин 17 май Казанда матбугат очрашуы оештырып сорауларга җавап бирде. Казанда Екатерина II - Әби-патшага һәйкәл кую турында сүзләр күп булды. Камил хәзрәт Азатлыкның бу хактагы соравына җавап итеп, "Мәрҗани мәчете һәйкәл буларак җитә", дип белдерде. Билгеле булганча, мәчет Әби-патша рөхсәте белән салынган.

Иске татар бистәсендә Әби-патшага һәйкәл куюга Камил Сәмигуллин риза түгел, башка җирдә булса аның каршылыгы юк.

Әби-патшага (Екатерина II) Казанда һәйкәл кую-куймау мәсьәләсе куера. Дөнья татар яшьләре форумының әлеге һәйкәл өчен үткәрелә торган бәйгене туктануы сорап 5 майда Казан хакимиятенә язган үтенече җавапсыз кала. Ул арада социаль челтәрдә билгеле кешеләр имзалаганын күрсәтеп Әби-патшага мәдхия хатлары таратыла.

XS
SM
MD
LG