Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" праймеризы совет чорындагы сәяси театрны хәтерләтә"


"Бердәм Русия" праймеризына әзерлек
"Бердәм Русия" праймеризына әзерлек

22 май бөтен Русия буйлап хакимият фиркасенең праймеризы - Думага барачак намзәтләрне сайлау чарасы үтә. Татарстандагы хакимият фиркасе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин аны моңа кадәр күрелмәгән ачык һәм демократик чара дип атаса, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов - совет чорындагы сәяси театрга кайту дип бәяли.

22 май көнне бөтен Татарстан буйлап 500дән артык урында "Бердәм Русия" исеменнән Думага барачак намзәтләрне сайлау чарасы - праймериз уза. Гадәти сайлаулардан аермасы - бер генә фирка исемлеге булуда гына түгел, ә тавыш бирүченең берничә исемне тамгалый алуында.

Ахыр чиктә иң күп тамга җыюга карап Думага барачак шәхесләрнең исемлектәге урыны ачыкланырга тиеш.

Праймеризның ахыргы өлешенә 60 кеше килеп җиткән. Алар арасында хәзерге депутатлар, түрәләр дә бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, архив идарәсе башлыгы Ирада Аюпова, Татарстанның туризм комитеты башлыгы урынбасары Лиана Сәетова, финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов.

Шулай ук исемлектә Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да күренә. Халыкка таныш булган һәм deputat.club сайтындагы интернет тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган намзәтләрнең берсе - "Булгария" корабы батканда йөзеп чыккан кешеләрне коткарган икенче бер кораб капитаны - Роман Лизалин. Шулай ук исемлектә районнардагы эшмәкәрләр, төрле хосусый ширкәт җитәкчеләре, эшсезләр дә күренә.

19 май Татрстан матбугаты көнендә мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда "Бердәм Русия"нең Татарстандагы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин "Фирка сайлаучылар белән башкаларда булмаган ачыктан-ачык диалог урнаштырды, исемлекне халык үзе билгели! "дип белдерде.

"Совет заманы сайлау системасына кайту"

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Азатлык сәясәт белгече, "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтовның праймеризга карата фикерен сорады. Ул бу чараны да, сайлауның үзен дә совет чорындагы тәртипкә кайту дип бәяләде.

– "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчелеге намзәтләр арасында Русия дәрәҗәсендәге бик күп яңа исемнәр булачак дип белдереп килде. Бу Татарстан дәрәҗәсендә яңарыш булачакмы, ничек уйлыйсыз?

– Юк, бездә бу бик уйланып эшләнгән. Элекке депутатлар бер мандатлы бүлгеләргә барачак. Алар сайлауда җиңә икән, монда хакимиятләр берничек тә гаепле түгел кебек. Марат Әхмәтов бәлкем яңа исемдер, әмма шул ук административ систем кешесе, бер җитәкчене икенчесенә алмаштырудан аерма бик зур булмас.

Мине башка әйбер борчый. Безнең Думадагы депутатлар делегациясе шундый сак, тавышсыз-тынсыз гына утыра. Заманында Думада утырганда депутат Фәндәс Сафиуллин милли сораулар күтәреп чыга иде, хәзергеләр хәтта Татарстанның икътисади мәнфәгатьләрен дә якламый. Аларга Татарстан президенты идарәсендә үзләренә игътибар җәлеп итмәү күрсәтмәсе бирелгән ахрысы. Янәсе, бөтен проблемнары тавыш чыгармыйча гына, мәскәүләр белән үзара килешеп хәл итеп барачаклар. Минемчә, бу дөрес юл юл түгел.

–​ Татарстан хакимиятләре Думада күрергә теләгән шәхесләр праймеризда билгеләнәчәк исемлек белән тәңгәл булырмы икән?

– Праймеризда билгеләнәчәк исемлек тулысынча хакимиятләр уйлаганча булачак, монда шикләнәсе дә юк. Киләсе сайлауларда да Татарстанда "Бердәм Русия" вәкилләренең җиңүе көн кебек ачык. Моның ихтималы көздән соң кыш, кыштан соң яз килү кебек югары. Бездә систем бик яхшы җайланган, уңга-сулга сугылулар юк, сайлау комиссияләрендә ышанычлы, тикшерелгән кешеләр утыра. Ниндидер көтелмәгән вакыйгалар була алмый, булган очракта да, алар алдан иң югары дәрәҗәдә килештерелгән.

–​ Алайса, ни өчен анда үтмәячәген белгән кешеләр дә праймеризда катнаша соң?

– Совет заманында ничек булды, бөтен кеше тавыш бирүнең театр икәнен белә иде. Әмма барыбер барып, катнашып кайталар иде. Хәзерге сайлаулар да совет заманындагы тәртипнең кайтуы.

Праймеризда катнашырга мәҗбүр итү хәбәрләре килә

Исемнәрен әйтергә теләмәгән бюджет оешмалары вәкилләре хәбәр итүенчә, эш урынында праймеризга бару, катнашу мәҗбүри итеп куелган, кем өчен тавыш бирү турында баш ватасы юк, кайбер оешмаларда исемлек тоттыручылар да булган, кайбер мәктәпләрдә ул көнгә ата-аналар катнашында күңел ачу, хәйрия чаралары планлаштырылган, анда килү шулай ук мәҗбүри.

"Бердәм Русия" праймеризында гына түгел, гомумән, сайлауларда кемнәрнең җиңүен гади сайлаучылар да чамалый.

"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге интернет сәхифәсе хәбәр иткәнчә, "Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан" фонды үткәргән тикшеренүгә күрә, сайлаучылар Идел буе бүлгесендә хәзерге депутат Фатих Сибагатуллин, Мәскәү бүлгесендә Илдар Гыйлметдинов, Түбән Кама бүлгесендә Айрат Хәйруллин, Чаллы бүлгесендә Әлфия Когогина, Үзәк бүлгедә "Казметрострой" башлыгы урынбасары, Казан мэрының элекке урынбасары Иршат Минкинны хуп күрә. Шул ук сораштыруда халыкның 70%ы праймеризга барырга җыенуы хәбәр ителә.

Сораштыру 2-8 майда республиканың 16 районында 3 мең кеше катнашлыгында үткәрелгән.

Азатлык хәбәрчесе үткәргән кыска гына сораштыруда күпләр праймериз турында ишетмәгәннәре һәм барырга җыенмавын әйтте.

XS
SM
MD
LG