Accessibility links

Министрлар Энгел Фаттахов һәм Гадел Вафин Думага намзәт булырга теркәлде


Премьер-министр Илдар Халиков (у) Энгель Фаттаховка мәгариф министры портфелен тапшыра, 2012 ел
Премьер-министр Илдар Халиков (у) Энгель Фаттаховка мәгариф министры портфелен тапшыра, 2012 ел

Татарстан министрлары Энгел Фаттахов һәм Гадел Вафин "Бердәм Русия" фиркасеннән Русиянең Дәүләт думасына депутат булып сайланырга теләүче намзәт булып теркәлде. Беренче сайлау 22 май үтәчәк.

Татарстан мәгариф министры Энгел Фаттахов һәм сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин "Бердәм Русия" фиркасе исеменнән Дәүләт думасына праймериз сайлавында катнашыр өчен теркәлде. Бу хакта партиянең Татарстан бүлегенең интернет сәхифәсендә хәбәр ителгән.

25 мартка Татарстан бүлеге исемлегендә 46 кеше бар иде. Фәттахов һәм Вафиннан кала Дума депутаты булырга теләк белдергән тагын берничә министр бар. Үз гаризаларын авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, юстиция министры Лариса Глухова, шулай ук хөкүмәт каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова тапшырган.

Моннан тыш праймеризда Думадагы хәзерге Татарстан депутатлары - Марат Бариев, Евгений Гришин, Илдар Гыйлметдинов, Александр Сидякин, Айрат Хәйруллин, Валентин Чайка, Радик Ильясов һәм Ринат Хайров, Фатыйх Сибагатуллин катнашачак. Русия буйлап бердәм тавыш бирү 22 май үтәчәк. Анда җиңеп чыккан намзәтләр 18 сентябрь көнне Думага сайланачак.

XS
SM
MD
LG