Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Театрыбыз Кариев заманындагы шикелле бернәрсәсез калды"


"Театрыбыз Кариев заманындагы шикелле бернәрсәсез калды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

"Театрыбыз Кариев заманындагы шикелле бернәрсәсез калды"

27 май Казанда Кариев театры 29нчы сезонын “Әкият” бинасында Ркаил Зәйдулланың “Артист” спектакле белән тәмамлады. Азатлыкка театр мөдире кариевларны халык белә башлады дип сөйләсә, өлкән артист Нуриәхмәт Сафин 30 еллык театр бинасыз, игътибарсыз, бернәрсәсез калдык, дип белдерде.

Габдулла Кариев исемендәге театр киләсе елга 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Быелгы сезонны алар танылган язучы Ркаил Зәйдулланың әсәре белән тәмамларга булганнар. Автор “Артист” пьесасын мәшһүр татар актеры, танылган режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап язган. Режиссеры − Ренат Әюпов.

Габдулла Кариев та хәзер аның исемен йөрткән театр сыман күп сынаулар уза. Хыянәт кичерә, гаепләүләргә дучар була. “Артист” спектаклендә дә шул вакыйгалар чагылыш тапкан. Үткән гасыр рухындагы сәхнә, Иске Казанны хәтерләткән декорацияләр, шул заман музыкасы тамашачыны спектакльнең башында ук Габдулла Кариев чорына алып кереп китә.

Хәзерге театрының иң өлкән халык артисты Нуриәхмәт Сафин бу спектакльне үзләренең театр язмышы белән чагыштыра.

“Бу Кариев турындагы спектакль түгел, ә безнең театр турындагы спектакль шикелле - безне оештырган Фәрит Хәбибуллин кебек килеп чыкты. Бу безнең язмыш, безнең тормыш белән тәңгәл килә. Безнең театр Кариев заманындагы шикелле. Курыкмыйча әйтә алам, 30 еллык театр, рәхәткә тиенгәнебез юк. Башта игътибар булмады, Фәрит Хәбибуллин алган Гладилов урамындагы бинаны да бит инде тартып алдылар диярлек. Авария хәлендә дия-дия “Йолдызлык”ка бирделәр. Безне монда күчерәбез, монда күчәребез дип бернәрсәсез калдык. Бер елдан 30 яшен тутыручы театр шундый көнгә калды”, диде Азатлыкка Нуриәхмәт Сафин. Аларның халәте “Артист”тагы Кариевныкына охшап калды.

Театр мөдире Мансур Ярмиев исә һәрвакыттагыча киләчәккә якты хыяллар белән яши, ялга китер алдыннан сезонны уңышлы ябуларына сөенә. “Халык таный, безне Габдулла Кариев театры дип тә йөртә башладылар. Кариевның исемен күтәрү безнең өчен зур шатлык кына”, ди ул. Алдагы елларда алар җәен балалар лагерьларында чыгыш ясаган булса, быел Ураза 6 июньдә башланганлыктан лагерьларда чыгыш ясауны июльгә калдырганнар.

Яңа сезонны Кариев театры мөдире Офицерлар йортында ачарга ниятли. Әмма төгәл датасы әйтелмәде, өлкән артистлар да бу хакта ишетмәгән иде. Июньнән кариевлар барысы да җәйге ялда.

XS
SM
MD
LG