Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә үзе йөри торган такси тәкъдим ителде


Пилотсыз такси
Пилотсыз такси

Япониядә Robot Taxi исемле пилотсыз такси прототибы тәкъдим ителде. Яңа машина G7 саммиты кысаларында Миэ префектурасында күрсәтелде.

Хәзерге вакытта пилотсыз такси сынаулар үтә, камилләшә. Япония юлларына ул 2020 елда чыгарга тиеш. Йөртүчесе булмаган машина Токиода узачак җәйге Олимпия уеннары алдыннан чыгачак дип көтелә.

Пилотсыз таксины смартфоннар өчен махсус кушымта ярдәмендә чакыртып булачак. Автомобиль килгәннәр соң, смартфонны махсус датчикка якынайтып, ишекләр ачылачак. Хәзерге версиядә таксида йөртүче урыны каралган, ләкин алга таба аны алып атачаклар.

Машина төрле җиһазлар, сенсорлар, видеокамералар һәм GPS-навигатор ярдәмендә хәрәкәт итә, юлдагы киртәләрне күрә ала. Кирәкле урынга килеп җитүгә акча автоматик рәвештә кулланучы хисабыннан алыначак. Сүз уңаеннан, мондый такси төре очсызрак булачак, чөнки йөртүчегә хезмәт хакын түлисе юк.

2017 елда Япония хөкүмәте илдәге юл хәрәкәте кануннарын үзгәртергә җыена. Бу юлда йөртүчесез машиналарга йөрергә мөмкинлек бирәчәк. Пилотсыз таксилар юллардагы казалар санын төшерәчәк дип фаразлана. Япониядә йөртүчеләрнең зур өлеше өлкән булу сәбәпле, юл казалары шактый еш була.

XS
SM
MD
LG