Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестиваленә 50 илдән 700 гариза килгән


Узган елгы кинофестивальгә йомгак 11 сентябрь ясалды
Узган елгы кинофестивальгә йомгак 11 сентябрь ясалды

XII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Кинофорум Татарстан башкаласында 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.

XII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Кинофорум Татарстан башкаласында 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Оештыру комитеты 50 илдән 700 дән артык гариза кабул иткән.

Иң күп гаризалар Русиядән һәм Ираннан. Шулай ук Әфганстан, Мисыр, Гыйрак һәм Сүриядән дә фильмнар килеп ирешкән. Мөселман темасына төшерелгән киноларда Европа илләре актив катнашуы да ачык күренә. Беренче мәртәбә фестивальдә Чили һәм Литва катнашырга теләк белдергән. Төркиядән дә гаризалар килгән, әмма башка еллардан аермалы буларак, алар бик аз.

Русия төбәкләренә килгәндә, Татарстан, Башкортстан һәм Якутия кино төшерүчеләреннән гаризалар бар, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

"Барлык төрки телле дәүләтләр һәм төбәкләр катнашырга теләк белдерде," дип сөйләде "Азатлыкка" фестивальнең програм директоры Альбина Нафигова. Аның сүзләренә караганда, бары Хакасия, Бурятия һәм Тыва гына катнашмыйча кала.

XS
SM
MD
LG