Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда велосипед прокатын көтеп ала алмаган активистлар тикшерү таләп итә


Рөстәм Миңнеханов "Гаҗәеп Казан" веломаршрутында Ленин бакчасында
Рөстәм Миңнеханов "Гаҗәеп Казан" веломаршрутында Ленин бакчасында

Казанда яшәүче активистлар кышка ябылып җәй җиткәч тә ачылмаган велосипед прокатын оештыру ширкәтен тикшерүне таләп итеп имзалар җыя башлады.

Казанда узган елның көзендә Татарстан президенты һәм Русия мәдәният министры катнашында ачылган велосипед прокаты кышка ябылып җәй җиткәч тә ачылмагач, активистлар бу хезмәтне оештыручыларны тикшерүне таләп итеп имза җыя башлады. Прокатны Russ Outdoor ширкәте оештыра. Аның вәкиле активистларга Казан шәһәр идарәсеннән акча һәм күрсәтмә көтүен белдергән.

Имза җыючылар велосипед прокатының зур халыкара чаралар алдыннан гына ачылуына протест белдерә.

"2013 елгы Универсиада алдыннан тантаналы ачылган прокат урыннары җәйнең башка вакытында эшләмәде, Казан халкы аларны куллана алмый. Казанга Русия һәм чит илләрдән меңләгән турист килеп китә", диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Блогер Никита Ишморатов Татарстанның велопрокатны оештыру проектына 15 миллион сумлык грант отуын белгәч, акчаларның ничек тотылуын тикшергән иде. Ул "Гаҗәеп Казан" дип аталган проектның 15 миллионнан күпкә азракка төшәргә мөмкин булганын белдерде.

Казанда инде дүрт ел Велотөн исемле төнге велосипед йөрешләре үтә. Анда катнашучылар ел саен Казанда велосипедта йөрергә урыннар булса да машина йөртүчеләрнең велосипедчыларга авырлык тудыруын әйтә.

XS
SM
MD
LG