Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия җиңел атлетикачылары Җәйге Олимпиадада катнаштырылмый


Русия спортчылары арасында иң популяр допингларның берсе мильдронат
Русия спортчылары арасында иң популяр допингларның берсе мильдронат

Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе шурасы Бөтенрусия җиңел атлетика федерациясен халыкара ярышларда катнаштырмау карарын гамәлдә калдырды.

Шураның әлеге карары Русия җиңел атлетикачылары Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5-21 августта узачак Җәйге Олимпия уеннарында катнаша алмаячак дигәнне аңлата.

Бүген Русия спорт министры Виталий Мутко шурага Русиянең допинг белән тотылмаган, “чиста” спортчыларын Олимпиадада катнаштыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. 15 июньдә Русия Олимпия комитетының спортчылар комиссиясе Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Алар да тыелган маддәләр кулланмаучы спортчыларны Олимпиададан читләштермәүне сорады.

Русия җиңел атлетикачыларын халыкара ярышларга кертмәү карарына алар арасында допинг куллануның киң җәелгән булуы сәбәп булды.

Халыкара Олимпия комитеты Русиянең Олимпия җыелма такымын тулысынча быелгы Олимпиададан читләштерү мәсьәләсен 21 июньдә Швейцариянең Лозанна шәһәрендә узачак утырышта караячак.

XS
SM
MD
LG