Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә карата чикләүләр тагын ярты елга озайтыла


Русиягә карата беренче чикләүләр 2014 елны кертелгән иде.

Европа Берлегенең даими вәкилләре Брюссельдә Русиягә карата икътисади чикләүләрне тагын ярты елга озайту турында килеште. Бу хакта Брюссельдә дипломатик чыганакка таянып Рейтер хәбәр итә.

Русиягә карата чикләүләр Украинаның Кырым ярымутравын басып алуга һәм Мәскәүнең Украина көнчыгышында Русия тарафлы сугышчыларны яклавына җавап буларак кертелде.

Германия канцлеры Ангела Меркель кайбер Европа Берлеге илләренең Мәскәүгә карата йомшаграк булырга чакыруына карамастан, июль азагында вакыты чыгачак чикләүләрне тагын озайтырга чакыра.

Словакия, Маҗарстан һәм Италия канәгатьсезлекләрен читкә куеп, чикләүләрне гыйнвар азагына кадәр озайтырга ризалашты.

Русия икътисадының финанс һәм энергетик секторына карата юнәлдерелгән чикләүләр беренче тапкыр 2014 елның июнь һәм июлендә кертелде һәм алты айга бер тапкыр озайтылып торды.

XS
SM
MD
LG