Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан аенда Туймазы районында ике мәчет ачылды


Башкортстанның Тукай авылында мәчет ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Башкортстанның Тукай авылында мәчет ачылды

Башкортстанда 250 еллык тарихы булган Тукай һәм Кандракүл авыллары мәчетле булды. Әлегә икесендә дә йөрүче аз.

Башкортостанның Туймазы районы Тукай авылында мәчет ачылды. 2015 елда авыл 250 еллыгын билгеләде. Ике гасырдан артык тарихының 80 елын авыл гыйбадәтханәсез яшәгән. Башкортлар һәм татарлар яшәгән авылда дин сакланганмы?

Мәчетнең имам-хатыйбы Зиннур Вәлиев:

"Әгәр дә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз безне тәрбияләп динне кертмәгән булсалар бу мәчетне салу уе башыбызга килмәс иде. Авыл халкы, динен югалткан булса, мәчет төзүендә катнашмаган булыр иде. Спонсорлардан тыш мәчет төзүендә авыл халкы һәм биредә туып төрле якларга китеп урнашкан кешеләр дә ярдәм күрсәтте."

Кереп намаз укырлык дәрәҗәгә җитүенә карамастан, мәчеткә җомга намазларына алтыдан да артык кеше җыелмый. Авыл имамының бу хәлгә үз фикере:

"80 ел динсез торып, намазларны аерым урыннарда укыганны тиз генә аякка бастырып бер урынга намазга җыярга әлегә авыр."

Авылда 1966 елда ачылган мәктәп, 1970нче елларда ачылган мәдәният йорты бар, алар хәзерге вакытта да эшли.

Кандракүл авылында 78 елда беренче мәчет ачылган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Тагын бер мәчет башкорт һәм татарларның ял итәргә яракан Кандракүл авылында ачылды. Бүгенге көндә 500ләп кенә кеше яшәгән авылда 1938 елда иске мәчет сүтелгәннән соң Кандракүл гыйбадәтханәсез торган.

"Хәзерге өлкән яшьтәге кешеләр динне югалткан дип әйтмәс идем. Чөнки никахлар укылды, балага исем кушканнар, мәетләрне җеназасыз бервакытта да озатмадык. Мин моны динсезлек дип әйтмәс идем, мөмкинлекләре булмагандыр, без бит барыбер Совет заманында туган балалар", диде Азатлыкка авыл имамы Тәбрик Зиннуров.

XS
SM
MD
LG