Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институты Казан Кирмәненнән чыгып китәчәк


Казан Кирмәне янында элек онкология хастаханәсе урнашкан бина
Казан Кирмәне янында элек онкология хастаханәсе урнашкан бина

Тарих институты Кирмәндә элек арбитраж мәхкәмә булган бинага күченде. Ярты ел чамасы вакыттан соң институт Кирмән диварының тышкы ягындагы элек онкология хастаханәсе булган бинага күчәчәк.

Шиһабетдин Марҗани исемендәге Тарих институты Казан Кирмәнендә яңа урынга – элек Татарстан арбитраж мәхкәмәсе булган бинага күченеп бетте. Институт директоры Рафаил Хәкимов сүзләренчә, моңа кадәр институт утырган бинада төзекләндерү эшләре башланган. "XVIII гасырдагы бина ул, аннан соң әллә төзекләндерелгән, әллә юк", ди Хәкимов.

Элек Тарих институты эшләгән бина
Элек Тарих институты эшләгән бина

Тарих институты яңа урында, элек арбитраж мәхкәмә утырган бинада озакка калмаячак. Ел ахырында, йә булмаса 2017 ел башында тагын күченәчәкләр. Еракка түгел, Кирмәннең тышкы ягына, элек онкология хастаханәсе урнашкан бинага. "Анда элекке заманнарда төрмә булган, хәзер бу бинада төзекләндерү эшләре бара", ди Хәкимов.

Урыс православ чиркәвенең Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Татарстанга килеп бер ай чамасы үтүгә үк, узган елның август аенда Кирмәндәге президент аппараты утырган бинаны – элекке Әрхәрәй консисториясен чиркәүгә кайтарыгыз, дип Татарстан җитәкчелегенә хат язган иде. Күченгәнгә кадәр Тарих институты урнашкан бина да үз вакытында консисториягә караган булган. Хәкимов үзләренең күченүләрен чиркәүгә урын бушату белән бәйле түгел дип әйтә.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Мин үз вакытында Кирмәндә фәкать президент, музейлар һәм туристлык белән бәйле кибетләр генә калырга тиеш дигән концепция эшләгән идем. Бүген Татарстан президенты аны тормышка ашыра. Мин моның белән бик килешәм. Кирмәндә машиналар да йөрергә тиеш түгел. Кирмәндә туристлар һәм үзебезнең шәһәрдән ял итүчеләр генә булырга тиеш", ди Хәкимов. Аның сүзләренчә, Кирмәндәге чиркәү белән мәчет тә музей статусында йөри һәм музей-тыюлык карамагында.

Чиркәүнең музей статусында булуы һәм митрополиягә карамавы Феофанга тынгылык бирми. Быел февраль ахырында ул Парижда ЮНЕСКО форумында чыгыш ясап, беренче чиратта Блaговещен чиркәвен истә тотып, Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтарырга җыенуларын әйтте.

Тарихчы Нурулла Гариф Феофанның бу кыланышларына карата "Казан Кирмәне безнең дәүләтчелегебезнең нигезе булган" дип каршы җавап белән чыгарга кирәк дигән фикердә.

Элек Тарих институты утырган бинага президент аппаратының бер өлеше күчәчәк дигән хәбәрләр дә бар. Президент матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ләззәт Хәйдәров бу хәбәрне расламады да, кире дә какмады. "Бездә андый мәгълүмат юк, әлегә анда төзекләндерү эшләре бара", диде ул.

XS
SM
MD
LG