Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул һава аланында террор гамәле нәтиҗәсендә дистәләрчә кеше һәлак булган


Истанбул һава аланында интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 36 кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Истанбул һава аланында интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 36 кеше һәлак булган

Соңгы мәгълүматларга күрә, Истанбулның Ататөрк исемендәге һава аланында булган атыш һәм шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 41 кеше һәлак булган, 239 кеше яраланган.

Төрек рәсмиләре хәбәр итүенчә, cишәмбе кичендә Истанбулның Ататөрк исемендәге һава аланында интихарчылар һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 41 кеше һәлак булган, 239 кше яраланган.

Шартлаулар кичке сәгать уннан соң килү терминалында булган. Һава аланына керү һәм чыгу ябылган, машиналар белән керү чикләнгән. Шартлау урынына күпсанлы полиция хезмәткәрләре һәм табиблар китерелгән. Барлык очышлар туктатылган, Истанбулга утырасы очкычлар Измир һава аланына җибәрелгән. Төрек һава юллары хәбәр иткәнчә, барлык юлчылар кунакханәләргә урнаштырылган.

Һава аланында булган кешеләр хәбәр иткәнчә, шартлаудан соң терминал бинасыннан дүрт сугышчы йөгереп чыккан. Шулай ук бина янындагы машиналар кую урынында атышлар турында да хәбәрләр бар.

Төркия юстиция министры Бәкир Боздаг белдергәнчә, 2 интихарчы башта тирә-якка ата башлаган, аннары соң үзләрен шартлаткан. Мәгълүмат чаралары 4 якка шартлаткыч ыргыткан ике сугышчы турында хәбәр итә.

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым вакыйгага бәйле кризис үзәген булдырырга кушты. Төркия хөкүмәте вакыйганы теракт дип бәяләде.

Шартлау мизгеле камераларда сакланган:

XS
SM
MD
LG