Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: "Ураза тотмаучылар да ифтарларда ризык аша рухи байлык алсын"


"Kazan Arena"да узган бушлай ифтар
"Kazan Arena"да узган бушлай ифтар

Хәйрия ифтарларында ураза тотмаучы, бары тик бушлай ашап һәм өенә ризык җыеп китүчеләр күренде. Андый кешеләр хакында сорауга Татарстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин аңлатма бирде.

Казанда узган ифтарлар бушлай да, түләүле дә булды. Түләүлесе ешрак очрады, ул кафе-рестораннарда узды. Ә бушлае гадәттә мәчетләрдә оештырылды. Бушлай авыз ачтыру да ике төрле була. Беренчесе үз якыннары өчен генә ясала. Икенчесенә исә кем тели, шул рәхим итсен, барысына да ишекләр ачык була. Мондый мәҗлесләргә ураза тотмаучы да, дини булмаганы да, бары тик бушлай ашап экономия ясарга, өстәлдән өйгә азык-төлек җыеп китәргә килүчеләр дә бар. Алар бер ифтардан икенчесенә йөреп, яхшырагын, баерагын эзли. Керү ирекле булгач, әрсезләр ашау ягы мулрак булганын сайлый.

Хәлле кешеләр дә башкалар оештырган табыннарга йөрергә, бушлай ашарга ярата. Хәйриячедә мөмкинлекләр зур булганда, проблема юк: киләләр, ашыйлар, алып китәләр. Тик оештыручыда акча санаулы булганда, “халявщиклар” белән нишләргә? Аларны чикләргә яки тыярга ярый идеме? Азатлыкның бу сорауларына Татарстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин түбәндәге җавапны бирде.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

"Әбү Хәнифә вакытында бер кеше мәчеткә йоклар өчен генә килә торган булган. Әйдә моны куып чыгарыйк, дигәннәр. Тик Әбү Хәнифә калдырыгыз, тимәгез, дигән. Бушка йоклап кына йөрүче кеше шулай итеп акрынлап дингә якынлашкан һәм намаз укый башлаган. “Инсан” сүрәсендә ифтарда Аллаһы ризалыгы өчен генә ашатабыз, дип аңлатыла. Моның өчен рәхмәт, бүләк өмет итмибез. Без ифтар ясарга, кешеләрне ризыкландырырга тиеш. Башкаларны ашатучыны, ник аларны ашатасың инде, дип берсе дә кинаяләргә тиеш түгел. Андыйлар турында Коръәндә “үзләре дә ашатмый, башкаларга да ашатырга бирми” дип бәя бирелә.

Ифтар Аллаһы ризалыгы өчен генә ясала. Аны ясаучыга савап языла. Ә сыйлануга яки ашатуга мохтаҗ булмаганнар исә үзләре Аллаһы каршында җавап бирәчәк. Әйтик, республика ифтарында ураза тотмаучылар да була ала. Тик алардан да хәер бар: вәгазь тыңлыйлар, нәшидләр ишетәләр. Димәк бу бер очрашып, аралашыр өчен менә дигән чара. Алар дискотекага яки барга китми бит, ә мөселманнар янына килә. Андыйлар килсә, сөенәбез генә. Авыз ачу мәҗлесләренә төрле кеше килә, тыймагыз аларны. Без исә аларга мөмкин кадәр үтемле итеп дәгъвәт итәргә тиеш. Кеше ризык аша матди файда гына алмасын, ә рухи байлык та алып китсен", диде мөфти Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG