Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул шартлаулары өчен шикләнелеп Айрат Вахитов тоткарлануы хәбәр ителә


Истанбул һава аланында террор һөҗүме оештыруда шикләнелеп тоткарланган 30 кеше арасында татарстанлы Айрат Вахитов та булуы хәбәр ителә. Төркия рәсми чыганаклары бу хәбәрне расламый.

Истанбул һава аланында 28 июньдәге террор гамәленә бәйле рәвештә тоткарланган 30 кеше арасында чыгышы белән Чаллыдан булган, АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан Айрат Вахитов та булуын хәбәр итәләр.

Бу турыда мәгълүматны беренче булып "Америка авазы" радиосы Төркиядәге "Мөһаҗирләр" берләшмәсенең матбугат вәкиле Салман Север сүзләренә таянып хәбәр итте. Төркиянең рәсми чыганаклары тоткарланучылар арасында Айрат Вахитов булуын әлегә расламады.

Север: "Айрат тиздән иреккә чыгарылыр дип өмет итәбез" дигән.

39 яшьлек Вахитовның тоткарлануы турындагы хәбәр "Америка авазы" радиосына сылтама белән соңрак Төркиянең кайбер мәгълүмат чараларында да таралды.

6 июльдә Истанбул мәхкәмәсе 17 кешене, аның 11 русияле, Ататөрек һава аланындагы террор гамәлендә катнашы булырга мөмкин дип гаепләү белдереп, сак астында калдырды. Әлеге террор гамәле сәбәпле утыз кеше тоткарланган.

Вахитов “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем белән бәйләнештә булуда шикләнелә.

Бер ел элек Азатлыкка интервьюда “Ислам дәүләте” турындагы сорауга җавап биреп Вахитов: “Мин аларны якламыйм һәм дөрес юлда дип санамыйм. Алар да миңа каршы бугай. Даими рәвештә миңа янаулар җибәрәләр иде, хәзер туктап торалар әле, башка мәшәкатьләре бардыр, күрәсең. Мин аларны идеологик яктан да, теоретик яктан да хупламыйм. Кеше христиан булсынмы, мөселман булсынмы аның гомере сакланырга тиеш. Бу хакта, ягъни кеше үтерүне тыю турында бик күп аятьләр һәм хәдисләр бар. Шуңа мин алар белән риза түгел” дип җавап биргән иде.

Вахитов Facebook битендә дә террор гамәлләрне даими хөкем итеп килә иде. Соңгы тапкыр ул Facebook битенә 3 июль иртәсендә кергән. Истанбул һава аланындагы шартлаудан соң, 1 июльдә ул үз сәхифәсендә әлеге террор һөҗүме өчен Русия махсус хезмәтләрен гаепләүче язманы күчереп бастырган булган.

Аңа кадәр, Русия-Төркия мөнәсәбәтләре җайлана башлагач, 30 июньдә Вахитов ике илнең махсус хемзәтләренең бер-беренә якынаюын фаразлап моның төркиядә яшәүче Русия һәм Азия илләре мөһаҗирләре файдасына булмаячагын язган.

Вахитов Әфганстандагы сугышчан төркемнәрдә катнашуда шикләнелеп 2001 елда АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсенә ябылды. 2004 елда акланып азат ителгәннән соң Русиягә тапшырылды.

Гуантанмодан кайтканнан соң Русиядә ул “җинаятьчел төркемдә катнашуда”, “чик бозуда”, “сугышчылар җәлеп итүдә” шикләнелеп ике ай чамасы Русия изоляторында утырып чыкты һәм акланып аннан чыкканнан соң Төркиягә күченеп китте. Әмма анда да Русия махсус хезмәтләре аны игътибардан читтә калдырмады.

XS
SM
MD
LG