Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер җирендә Искер җыены үтәчәк


2014 елгы чарадан фото.
2014 елгы чарадан фото.

Себер ханлыгы башкаласы урынында Искер җыены тугызынчы тапкыр оештырыла. Програмда концерт чыгышлары белән бергә катым аш, чәйханә, уеннар, кичке учак янында очрашу каралган.

5-7 августта Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Себер татарларынын тарихи-мәдәни мирасын барлаучы "Искер җыены" үтәчәк. Ул быел тугызынчы тапкыр оештырыла.

Анда «Искернең тарихи язмышы» исемле Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция, фестивальдә катнашучыларның гала-концерты, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр үтәчәк.

Элегрәк Азатлык Тубыл шәһәре хакимиятенең чараны оештыручылар алдында җитди проблем тудырганын язган иде. Алар "Искер мемориал комплексы" урыс зиратына үтү мөмкинлеге бирми дип "Мирас" оешмасын мәхкәмәгә бирде.

Оешма җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова Азатлыкка мәхкәмә артыннан мәхкәмә үтүен сөйләде.

XS
SM
MD
LG