Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәтхулла Гүлән Төркиядәге гаскәр фетнәсенә катнашын кире кага


Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

Төрек дин әһеле Фәтхулла Гүлән Төркиядә президент Рәҗәп Эрдоганга каршы уңышсыз тәмамланган гаскәр фетнәсенә үзенең катнашы булуын кире какты.

Илдән качып АКШның Пенсильвания штатына сыенган Гүлән Төркиядә 15 июль кичендә башланган фетнә турында берни дә белмәгәнлеген әйтте һәм Төркия хөкүмәтен көч белән бәреп төшерүгә каршы булуын белдерде.

Әнкара Гүләнне түнтәрелеш оештыруда гаепләгәннән соң ул моны кире кагу өчен 16 июльдә ислам үзәгендә журналистлар белән очрашты.

16 июльдә Истанбулда чыгыш ясап Эрдоган Вашингтоннан АКШта 1999 елдан бирле яшәүче Гүләнне Анкарага тапшыруны сораган иде.

Шул ук көнне АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Вашингтонның бу мәсьәләне караячагын, әмма Гүләнне Төркиягә тапшыру өчен аның бу фетнәгә катнашы булуын раслаучы дәлилләр кирәк булачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG