Accessibility links

Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы 300 кеше митингка чыкты


Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митинг
Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митинг

Митингта Яровая һәм Мизулина тәкъдиме белән әзерләнгән кануннарның кеше хокукларын һәм ирекне кысуы тәнкыйтьләнде.

26 июль Новосибирскида "терроризмга каршы" дип белдерелеп Русия думасы депутаты Ирина Яровая тәкъдиме белән әзерләнеп кабул ителгән кануннарга үзгәрешләргә каршы митинг үтте. Оештыручылар чарада 300 кеше катнашты дип белдерә.

Митингта “Яблоко”, “Парнас”, шәһәр инициатва фонды, "Демократический выбор", Прогресс фиркасе вәкилләре чыгыш ясады.

Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митингта катнашучы активист
Новосибирскида "Яровая кануннары"на каршы митингта катнашучы активист

"Бүген һичшиксез илдә үзгәрешләр кирәк. Яровая һәм Мизулина кебек кара көчләр үзгәрешләр теләми, алар безнең ирегебезне кысмакчы була, без моңа юл куймаячакбыз", диде "Демократический выбор" фиркасенең Новосибирски өлкәсендәге җитәкчесе Сергей Дьячков.

Митинг 30 минут дәвам итте, полиция чараны читтән күзәтеп торды, дип хәбәр итә Новосибирскидан радиобыз корреспонденты.

26 июль "Яровая кануннары"на каршы Мәскәүдә дә урам чарасы үтәргә тиеш иде, әмма хакимиятләр рөхсәт бирмәде.

XS
SM
MD
LG