Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырым-Украина чигендә хәрби активлыкны арттыра


"Чонгар" чик буе ноктасында Кырымга керү өчен кешеләр чиратта басып тора.
"Чонгар" чик буе ноктасында Кырымга керү өчен кешеләр чиратта басып тора.

Украина чик сакчылары Кырымның Херсон өлкәсе янындагы җирлектә Русиянең 9 хәрби боралагы һәм 2 пилотсыз очкычының бик түбән очып йөрүен күзәтеп торган.

Бүген төн уртасында Русия Кырымның "Каланчак" чик буе ноктасы аша кешеләрне һәм машиналарны тагын үткәрми башлады. Бу турыда Украина чик саклау хезмәте хәбәр итә. Әлеге вакытта бик сүлпән булса да "Чонгар" чик буе ноктасы эшен дәвам итә. "Чаплинка" исә берьяклы гына эшли - анда кешеләрне һәм машиналарны Украинадан Кырымга гына үткәрәләр.

Украина чик сакчылары Кырымның Херсон өлкәсе янындагы хәлләрне күзәтеп бара. Анда алар Русиянең 9 хәрби боралагы һәм 2 пилотсыз очкычының бик түбән очып йөрүен күзәткән. Моны Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән Кырым эшләре министрлыгында Русиянең ярымутрауда хәрби күнегүләр алып баруы белән аңлаталар.

Кичә исә Русия Кырымның Каланчак, Чаплинка, Чонгар чик буе нокталарының эшчәнлеген вакытлыча туктатып торды.

XS
SM
MD
LG