Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сүриянең Хәлеб шәһәрендә ашыгыч рәвештә тынычлык урнаштырырга чакырды


Хәлеб урамында
Хәлеб урамында

Сугышны туктатып тору Хәлебта яшәүче миллионнарча мохтаҗларга һуманитар ярдәм җиткерү өчен кирәк.

Берләшкән милләтләр оешмасы Сүриянең Хәлеб шәһәрендә сугышны кичекмәстән туктатып торырга чакырды. Шәһәрдә яшәүче миллионнарча кеше ярдәмгә мохтаҗ. Аларга азык-төлек, дарулар китерергә, шулай ук җимерелгән биналарны торгызырга кирәк. Моның өчен БМО Хәлебка һуманитар ярдәм оештырырга җыена.

Әлеге вакытта Хәлебта ике миллион кеше утсыз һәм сусыз яши. Бу вазгыять тиз арада үзгәрмәсә, аның нәтиҗәләре "коточкыч" булырга мөмкин, диелә БМО белдерүендә. Оешма хезмәткәрләре Һуманитар ярдәмне Төркия аша оештырырга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG