Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшьләрнең UfaForum мәгариф чарасы тыелды


Форумны оештыру комитеты сәхифәсендәге белдерү
Форумны оештыру комитеты сәхифәсендәге белдерү

Башкортстан хакимиятләре яшьләрнең UfaForum мәгърифәт киңлеге чарасын, оппозициядәге депутатлар белән бәйләп, анда республика башлыгын тәнкыйтьләү сүзләре яңгырар дип уздырмаска кушты.

Башкортстанда яшьләрнең UfaForum мәгърифәт киңлеге чарасын үткәрүне республика хакимиятләре тыйган. Бу турыда форумны оештыру комитеты белдерүендә әйтелә. Әлеге төбәкара чара кысаларында лекцияләр уку, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, спорт ярышлары, мәгариф програмнарын тәкъдим итү каралган иде.

Чарада Башкортстаннан, Чиләбе, Свердлау, Оренбур өлкәләреннән, Мәскәү, Петербур, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән һәм хәтта чит илләрдән яшьләр катнашырга теләк белдергән булган. Аларның күпләре инде юлда булганда, оештыру комитетына өстән форумны үткәрмәскә дигән фәрман килеп төште.

Рәми Гарипов исемендәге беренче башкорт гимназиясен тәмамлаганнар берләшмәсе, Мәскәү һәм Петербур калаларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар берләшмәсе, Чиләбе өлкәсе яшьләренең башкорт иттифагы, "Башкорт проектлары" җәмгыяте, Башкорт Шаяннар һәм тапкырлар клубы ачык лигасы оештырган бу форум 11-14 августта үтәргә тиеш иде. Әмма соңгы көндә аны оештыручыларга чараны үткәрү өчен урын бирелмәячәк дип хәбәр иткәннәр. Янәсе, республика мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова шундый карар чыгарган.

Форумны оештыручылар исә, мәгариф министрлыгындагы чыганакларга таянып, министрлыкта республика хакимияте вәкилләре катнашлыгында UfaForum турында киңәшмә үтүе хакында хәбәр итә. Анда хакимият хезмәткәрләре форумны үткәрмәскә кушкан.

Моны алар чараның оппозициядәге депутатлар белән бәйле булуы һәм анда республика башлыгын тәнкыйтьләү ихтималы белән аңлаткан. Форумны оештыручылар исә үзләренең сәясәттән ерак торуы турында белдерә.

Форумны оештыручыларның берсе Урал Кәримов 10 августта Азатлыкка бу чарада 500ләп кешенең катнашырга теләк белдерүен, хакимият тарафыннан бернинди дә басым булмавын, программаның бик эшлекле һәм тыгыз булуын әйткән иде.

Башкорт яшьләре беренче форумга әзерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:14 0:00

XS
SM
MD
LG