Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социологлар: телевидение русиялеләр өчен иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып кала


Телевидениенең Русиядәге тәэсире көчле булса да, интернет аңа әкрен генә көндәшлеген арттыра.

Телевидение русиялеләрнең күпчелеге ышаныч белдергән төп мәгълүмат чыганагы булуын дәвам итә. "Левада үзәге"нең "Коммерсант" газетасында басылган чираттагы сораштыру нәтиҗәләренә күрә, телевидениегә русиялеләрнең 59 проценты ышана. Өч ел элек андыйларның саны 51 процент иде.

"Ышаныч рейтингының" икенче урынында - интернет басмалары. Интернет басмаларны тикшеренүдә катнашкан халыкның 33%-ы укып бара (2013 елда 21% иде), ә социаль челтәрләрдән яңалыкларны 23% кеше белеп бара (2013 елда 14% иде). Дуслардан һәм туганнардан яңалыкларны 27% русияле белә, радиодан - 22%. Газеталарны 19% кеше укыса (элек 20% иде), журналларны нибары 4% кеше укый. Дуслардан һәм социаль челтәрләрдән килгән хәбәрләргә исә 12 процент респондентлар гына колак сала.

Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, иң ышанычлы мәгълүматны телевидениедән тышкы сәясәт турында белеп була (58 процент). Үзәк, төп телеканалларга ышанган кешеләр саны артты, 2012 елда бу сан 47% булса, хәзер ул 61%-гә кадәр артты. Интернеттан алынган мәгълүмат дөреслегенә 34% кеше ышана. 7% кеше телевидениегә тулысынча ышанмый булып чыкты.Русиялеләрнең 78 проценты исә түрәләр илдәге вазгыять турында сөйләгәндә "хакыйкатьне яшерә" яисә "ялганлый", дип уйлый.

XS
SM
MD
LG