Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Wall Street Journal: АКШ хакер һөҗүмнәре өчен Русиягә каршы яңа чикләүләр кертә ала


Вашингтон хәзер бу хәлнең Русия белән мөнәсәбәтләрне кискенләштерү дәрәҗәсенә җиткерерлек җитди булу-булмауны тикшерә.

АКШ хакимиятләре Демократик фирка Милли комитеты компьютерларына хакерлык һөҗүмнәренә җавап итеп Русиягә каршы яңа икътисади чикләүләр кертү турында уйлый.

Моның өчен АКШ Русияне мәгълүмат урлауда рәсми рәвештә гаепләргә тиеш. Ләкин Вашингтон хакер һөҗүмнәре артында торган кешеләрнең исемнәрен атарга ашыкмый, диелә The Wall Street Journal язмасында.

Ләкин газетаның чыганаклары хәбәр иткәнчә, Федераль тикшеренү бюросы һәм АКшның башка махсус хезмәтләре Демократик фирка серверларына һөҗүме артында Русиянең торуы бәхәссез дип уйлый.

Вашингтон фикеренчә, хакерлык һөҗүмнәре АКШта үтәчәк сайлауларга тәэсир итү максаты белән эшләнгән.

XS
SM
MD
LG