Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә туйда террор гамәлендә кимендә 51 кеше һәлак булды


Газиантеп шәһәрендә булган шартлаудан соң яралыларны хастаханәгә алып китәләр
Газиантеп шәһәрендә булган шартлаудан соң яралыларны хастаханәгә алып китәләр

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган "Ислам дәүләте" террор оешмасы бу шартлауларны оештырган булырга мөмкин дип белдерде.

20 август кичендә Төркиянең көньягындагы Газиантеп шәһәрендә туй вакытында халык урамга чыккач террор гамәлендә кимендә 51 кеше һәлак булган, 94 кеше яраланган.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган шартлатучы 12-14 яшьлек үсмер булган дип белдерә. Бу хакта Төркиянең Anadolu агентлыгы хәбәр итә.

Хастаханәләргә китерелгән 60 кешенең 17сенең хәле авыр дип белдерелә. Алдан Эрдоган "Ислам дәүләте" террор оешмасы бу шартлауларны оештырган булырга мөмкин дип белдергән иде. Төркия вице-премьеры Мехмет Шимшек "вәхшиләрчә" шартлатуны интихарчы оештырган, диде.

Шартлаудан соң ук Газиантеп хакимиятләре әлеге хәлне террор гамәле дип бәяләде. Әлегә шартлауны үз өстенә алучы булмады.

Газиантеп Сүрия чигеннән 64 чакрым ераклыкка урнашкан. Узган ел Төркиянең күпчелеге көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгышында берничә шартлау булды. Аларны йә көрд сугышчылары, йә "Ислам дәүләте" террор төркемнәре оештырды дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG