Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда Украинаның 5 ватандашын тоткарлады


Сак астына алынучыларга 19 яшьтән алып 30 яшькә кадәр. Украина бу хәлләргә әлегә аңлатма бирмәде.

Татарстанда биш Украина ватандашы кулга алынды. Русия федераль иминлек хезмәте хәбәр иткәнчә, алар Татарстанда наркотикларның канунсыз әйләнешендә шикләнә.

“Русия Иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе Казанга күпләп көчле синтетик наркотиклар ташучы Украина ватандашларыннан торган җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктатты”, - диелә ФСБ хәбәрендә.

Тоткарланучыларга 19 яшьтән алып 30 яшькә кадәр. Аларның үзләре белән һәм яшерен урыннарында 2 кг артык синтетик наркотик матдә табылган. Боларны “спайс” дип аталган кушылма ясаганда кулланалар.

Украина бу хәл нисбәтеннән әлегә үз фикерен белдермәде. Элегрәк Украина Тышкы эшләр министрлыгы ватандашларга мөрәҗәгать итеп “Русиягә бару турында уйлаганда, әлеге илдә нигезсез тоткарлануга дучар ителүегезне онытмагыз”, дип искәрткән иде.

XS
SM
MD
LG