Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаулы дөнья чемпионы Арслан Гыйльметдинов үзен Паралимпиядә катнаштыруны таләп итә


Арслан Гыйльметдинов
Арслан Гыйльметдинов

Спортчы, мине Уеннардан читләштерүнең нигезе юк, Паралимпиадага шәхси рәвештә катнаштыруны таләп итәм, дип Халыкара олимпия комитетына хат язган.

Ижау шәһәрендә яшәүче Дөнья чемпионы велоспортчы Арслан Гыйльметдинов Халыкара олимпия комитетына хат язган. Ул үзен шәхси рәвештә Паралимпиадада катнаштыруны сораган, ди Idel.Реалии сайты.

“Риода ярышу хыялы өчен мин нык зур тырышлык куйдым. Әгәр минем мөрәҗәгатьне Халыкара паралимпия комитеты җавапсыз калдыра икән, бик кызганыч булачак”, - ди дөнья чемпионы Арслан Гыйльметдинов үзенең “Вконтакте” битендә.

7 августта Халыкара паралимпия комитеты Русия җыелмасын Паралимпия уеннарыннан читләштергән иде. Соңрак әлеге карарны Лозаннада Спорт арбитраж мәхкәмәсе (СAS) раслады. Читләштерүнең сәбәбе - Русия спортчыларының допинг куллануы. Владимир Путин Паралимпия уеннарыннан читләштерелгән Русия җыелма такымы өчен махсус ярышлар булдырачагы турында вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG