Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләр Донбасс низагында битарафлык саклау яклы


Русия Украинаның көнчыгышындагы төбәкләргә меңнәрчә йөк машиналары җибәреп тора
Русия Украинаның көнчыгышындагы төбәкләргә меңнәрчә йөк машиналары җибәреп тора

Бер үк вакытта Донбасстагы "халык республикалары" бәйсезлеген яклаучылар һәм аларның Русиягә керүен хуплаучылар саны да кими.

Соңгы ел ярым эчендә Донбасстагы низагка Мәскәүнең катнашмавын хуп күргән кешеләр саны Русиядә арта бара.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) белдергәнчә, русиялеләрнең 38 проценты Мәскәүнең низагта битарафлык саклау яклы. 2015 елның гыйнварында шундый ук фикердә торучылар 28 процент кына иде. Бер үк вакытта Донбасстагы "халык республикалары" бәйсезлеген яклаучылар һәм аларның Русиягә керүен хуплаучылар саны да кими. Хәзер андыйлар 23 процент, 2014 елда исә 29 процент иде.

"ДНР" һәм "ЛНР"га һуманитар ярдәм бирүне дәвам итү яклылар саны да кими. 2015 елның гыйнварында русиялеләрнең 78 проценты Донбасска ашамлыклар һәм дарулар җибәрергә кирәк дип саный иде. Хәзер исә респондентларның өчтән бер өлеше моны эшләү дөрес түгел, дип әйтә.

Украина көнчыгышында низаг 2014 елның язында Кырым аннексиясеннән башланып китте. Киев һәм көнбатыш өлкәләре Русияне төбәккә һуманитар ярдәм җибәрү сылтамасы белән сепаратистларны коралландыруда гаепли. Кремль моны кире кага.

БМО белдерүенчә, 2014нче елның апреленнән Донбасста тугыз ярым мең кеше һәлак булган. Матбугатта исә Русия хәрбиләренең дә Донбасста һәлак булу турындагы хәбәрләр күренеп тора.

XS
SM
MD
LG