Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Балык Бистәсе җәмәгате”нең тагын бер әгъзасына ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды


Алабуга шәһәре мәхкәмәсе 34 яшьлек Альберт Ильинны 8,5 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте.

Татарстанда “Балык Бистәсе җәмәгате” әгъзасы Альберт Ильин хөкем ителде, дип хәбәр бирә Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе.

Тикшерү барышында 2003 елда Ильин бер шәхси коллекционердан корал урлаган дип табыла. Шул ук чорда ул Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылы мәктәбенә кораллы һөҗүмдә катнаша, дип белдерә ФСБ.

“Җинаятьчел юл белән табылган корал һәм акча террорчылык эшчәнлегендә кулланыла”, диелә иминлек хезмәте хәбәрендә.

Алабуга мәхкәмәсе Альберт Ильинны “Талау” һәм “Корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр урлау яки янау белән тартып алу” маддәләре нигезендә 8,5 елга кырыс шартлы колониягә хөкем иткән.

“Балык бистәсе җәмәгате” әгъзаларына 2004-2005 елларда Доку Умаров боерыгы белән эш алып барган дип гаеп тагыла. Идел буе төбәгендәге электр чыбыкларын, газүткәргечләрне һәм электр подстанцияләрен шартлатуларны алар өстенә ягалар.

Моңа кадәр “Балык бистәсе җәмәгате”нең тагын ике әгъзасы – Альберт Галиев һәм Альфред Хәеров хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG