Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүздәк халкы күрше Благовардагы дуңгыз фермасы төзелешенә каршы чыга


Бүздәк җәмәгатьчелеге җыены

Башкортстанның Благовар районы чигендә дуңгызчылык фермасы төзелеше башланган. Күрше Бүздәк районы чигендә урнашкан берничә авыл халкы аны төзүгә каршы күтәрелде. Халык мөрәҗәгатьләренә хакимиятләрдән әлегә бер җавап та килмәгән.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Благовар районының Кашкалаша һәм Узыбаш авылы халкы дуңгыз селекция-генетик үзәге төзүгә каршы чыккан иде. Әлеге ике авыл һәм Чишмә районының күрше Уразбахты, Арслан һәм Әмин авылы халкы уртак җыен уздырып, дуңгызчылык үзәген төзү урынын күчерүне таләп итте. Хакимият җәмәгатьчелек фикерен искә алып төзелеш урынын күчерде. Ләкин халык ул урыннар белән дә ризалашмады. Нәтиҗәдә хакимият тәкъдим иткән алты урын кире кагылды.

Узган атна ахырында үткән хөкүмәт утырышында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Благовар хакимияте башлыгы Юрий Коземасловны җәмәгатьчелек һәм инвесторлар белән эшли алмауда тәнкыйтьләде. Ул халыкның дини һәм экологик сәбәпләрдән төзелешкә дәгъва белдерүе сәбәпле, инвесторларның дуңгызчылык үзәген төзү урынын алты тапкыр үзгәртүе өчен шелтә белдерде:

“Инде алты мәйданны алыштырдыгыз. Халыкны аңлап була, алар янәшәдә дуңгызчылык фермасы, ис булуын теләми. Ә бит җәмәгатьчелек фикерен булдырганда халык риза булырлык мәйданнарны да күздә тотарга кирәк. Халыкның экологиягә таләпләрен искә алып эшләргә вакыт”.

Төзелеш мәйданы
Төзелеш мәйданы

Чыгышы белән Бүздәк районыннан булган Уфа татарлары мәдәниятен үстерү фонды башы Наил Хәкимов әлеге хәлләр уңаеннан шуларны белдерде:

​“Дуңгызчылык фермасы төзү өчен сайланган мәйдан Благовар районында булса да, ул Бүздәк районы чигендә урнашкан. Ягъни салымнар Благовар районына керәчәк, ә дуңгызчылык үзәгенең исен Бүздәк районы халкы иснәргә мәҗбүр булчак. Билгеле булынча, сасы исләр түбәнгә җыелучан. Бу очракта Шигайкулбаш авылы түбәндә урнашуы сәбәпле, бар исне алар иснәп “рәхәтләнәчәк”.

Моңа кадәр бу авылларда умартачылык көчле иде, дуңгызчылык үзәге төзелгән очракта умартачылыкка да юл ябыла. Халык дуңгызчылык үзәген җәмәгатьчелек фикерен искә алмый, тыңлаулар уздырмый, матбугатта фикер алышу үткәрми торып төзүгә каршы күтәрелде. Бүздәк районының чиктәш авыллары халкы бу турыда анда төзелеш эшләре өчен техника туплана башлагач кына белде. Халык берничә тапкыр әлеге уңайдан җыеннар уздырса да, аларга Бүздәк районы хакимияте вәкилләре килмәгән. Укытучыларга һәм казна акчасы алучы башка хезмәткәрләргә әлеге җыеннарга килмәскә кушылган. Шуңа күрә бу җыеннарга авыл шуралары башлыклары да йөрми.

Төзелеш булачак урында җыенда катнашучылар
Төзелеш булачак урында җыенда катнашучылар

Дуңгызчылык үзәген “Таврос” дигән ширкәт төзи. Аңа Башкортстан һәм Урал итчелек компанияләре керә. “Таврос” бу тармакта Идел буе федераль бүлгесендә эшләүче иң зур ширкәт. Благовар чигендә төзелергә тиешле үзәк җиде миллиардка төшәчәк. Ягъни, төзүчеләр финас яктан бай. Бу бәрелештә акча җиңәрме, халыкмы, әлегә әйтүе авыр. Һәрхәлдә, бу мәсьәләне карау сайлаудан соң узачагын искә алганда, шөбһәләнер урын бар. Шулай да халык бирешергә җыенмый. Әлеге халык ризасызлыгыннан файдаланучылар да бар. Мәсәлән, коммунистлар ул җыеннарда катнашып, үзләренең байрагын тотып торды. Сайлауларда коммунистлардан чыккан намзәтләр дә җыенда булып китте."

Дуңгызчылык үзәген төзүгә каршы хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Рәшит Шакиров Азатлыкка шуларны сөйләде:

"Без төзелеш булачагын ишетү белән аңа каршы оештык. Берничә тапкыр халык җыеннары уздырдык. Соңгысы 8 август үтте. Халыктан имза җыеп Русия кулланучылар җәмгыятенә илттек. Алардан уңай сүз ишетә алмадык. Шуннан бер нөсхәсен Башкортстанның Табигатьне саклау һәм экология министрлыгына илттек. Алар бу мәсьәләнең үзләренә карамаганлыгын әйтеп безне борып чыгардылар.

Русиянең җәмәгатьчелек фронтының Башкортстан бүлекчәсендә булдык. Алар мәсьәләне өйрәнергә ышандырдылар. Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов һәм хөкүмәт башы Рөстәм Мәрдановка мөрәҗәгать юлладык. Алардан әлегә реакция юк. Без мөрәҗәгать итмәгән бер генә урын – прокуратура гына калды.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Бу атнада Күзәй авылында районның муллалары җыен уздырып, анда кабул ителгән документларны Үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдингә тапшырырга җыена.Ә инде төзелешкә килгәндә, дуңгызчылык үзәге төзеләчәк урынның кара туфрагын кырып алдылар. Без каршылык күрсәтә башлагач, төзелеш туктап калды. Ләкин төнлә ул урында техника эшләгән тавыш килә. Мәсәлән, узган төнне дә мин трактор тавышларын ишеттем. Ул үзәк мин яшәгән йортка чакрым ярым ераклыкта урнашкан. Бүздәк - Чакмагыш юлы буенда. Ул юлдан керү урыны ясап таш салынган. Дуңгызчылык үзәге Благовар районында төзелә дип аталса да, ул чиктә урнашкан, ул гына да түгел, сайлап алган мәйданнары чөй булып безнең районга кереп тора. Янәшәдә 15 татар авылы урнашкан. Теләкәй елгасы да шушында башлана. Аларның барысына да куркыныч яный. Без дуңгызчылыкның экологик зыянын яхшы беләбез. Мәсәлән, райондагы Дмитриевка авылы янында дуңгызчылык фермасы эшли. Авылны чебен баскан, сасы ис аңкый. Кайбер гаиләләр авылдан күчеп китә башлаган. Без ул хәлгә төшмәс өчен көрәшне дәвам итәчәкбез".

XS
SM
MD
LG