Accessibility links

Кайнар хәбәр

Котельники мәктәбендә бер сыйныфка тулысынча мигрант балалары гына алынуы социаль челтәрләрдә бәхәс уятты


Рөстәм Әдәгамов
Рөстәм Әдәгамов

Рөстәм Әдәгамов Котельникида җирле халыкның Конституцион хокуклары бозыла дип саный һәм Русия президентын кануни булмаган миграция мәсьәләсен контрольгә алуны сорый.

Мәскәү янындагы Котельники шәһәре мәктәбенә беренче сыйныфка укырга алынучылар исемлегендә нигездә мигрант балалары булуы турында хәбәр социаль челтәрләрдә бәхәс уятты. Facebookта беренче сыйныфка баручылар исемлеген блогер Рөстәм Әдгамов урнаштырган һәм анда урыс фамилияләре күренми.

Әдагамов моңа борчылып Русия президенты Владимир Путинга ачык хат урнаштырган. Анда ул Котельники шәһәренең “Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм БДБнең башка илләреннән, Вьетнам һәм Кытайдан килгән легаль булмаган мигрантлар геттосына әйләнүе” турында яза. Имеш алар Котельники шәһәре иминлегенә куркыныч тудыра икән.

XS
SM
MD
LG