Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәре яңа акча символы бәйгесенең финалына чыккан


Тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан башкаласы өченче этапка узган ун шәһәр исемлегенә кергән.

Русия Үзәк банкы оештырган яңа акчалар өчен символлар бәйгесендә Казан шәһәре өченче этапка узган. Тавыш бирү нәтиҗәсендә ул үз символларын 200 һәм 2000 сумлык акчаларда урнаштыруга дәгъвә итүче ун шәһәр арасына кергән. Тулы исемлек «Твоя-Россия.рф» сайтында урнашкан.

Бәйге кагыйдәләре нигезендә, финалда һәр шәһәр ике генә символ калдырырга тиеш. Татарстан башкаласы Казан кирмәне һәм Казан федераль университет сурәтләрен тәкъдим итә.

Казан тавыш бирүдә катнашучы шәһәрләр арасында өч символын тәкъдим итә алган бердәнбер шәһәр булды.

Бәйгедә Уфа шәһәре дә катнашкан иде. Ул Салават Юлаев һәйкәлен тәкъдим итте, ләкин финалга уза алмады.

Әлегә беренче урында Волгоград белән Акъяр бара.

Җиңүчеләр октябрь аенда билгеле булачак. Алар онлайн тавыш бирү һәм анкеталар тутыру ярдәмендә ачыкланачак. Яңа акчалар әйләнешкә 2017 елның ахырында керәчәк.

XS
SM
MD
LG