Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим шәһәренең Рус үзәгендә татар мәдәният фестивале узачак


Өч көн дәвам итәчәк чарада Ауропа берлегеннән дә кунаклар катнашуы көтелә.

15-18 сентябрьдә "Италия татарлары" мәдәни берләшмәсе Рим шәһәрендә татар мәдәнияте фестивале һәм Сабантуй уздыра. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты сәхифәсе хәбәр итүенчә, ул Татарстан һәм Италия мәдәният диалогларына багышланачак.

Чара кысаларында татар мәдәнияте белән танышу, Италия һәм Татарстан эшлекле кешеләре арасында очрашулар, татар рәссамнары күргәзмәсе, татар телендәге китап күргәзмәсе, милли киемнәр күргәзмәсе, экскурсияләр каралган. Моннан тыш фестиваль кысаларында Татарстан артистлары, Венеция опера театры артисты Рәфис Хөснетдинов чыгышы булачак.

Әлеге чаралар барысы да Рим шәһәрендәге Русия фәне һәм мәдәнияте үзәгендә оештырыла. Билгеле булганча Европа татарлары альянсының күп кенә очрашулары Мәскәү күзәтүе астында уза.

Европа татарлары альянсы 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русия тышкы эшләр министрлыгының читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" бүлеге ярдәмендә оешты.

Соңрак аның очрашуларында Русиянең дипломатик вәкилләре һәрдаим катнашып килде. Мисал өчен, 2015 елның 16-18 октябрендә Парижда Русия илчелеге бинасында узган чарада урыс илчесе Александр Орлов булды һәм анда активистларны Европада татар теле статусын күтәрү өчен көрәшергә чакырды. Бер үк вакытта ул Русиянең үзендә федерал хакимиятнең шул ук татар телен ничек итеп кыерсытуын телгә алып тормады.

XS
SM
MD
LG