Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе 4 кырымтатарны иректән мәхрүм итте


Сулдан уңга: Рустем Ваитов, Нури Примов, Руслан Зейтуллаев
Сулдан уңга: Рустем Ваитов, Нури Примов, Руслан Зейтуллаев

7 августта Ростов-Дондагы хәрби мәхкәмә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше белән бәйле рәвештә кулга алынган кырымтатарларны иректән мәхрүм итте.

Терроччылык гамәлләре оештыруда гәепләнгән Руслан Зейтуллаевны 7 елга, Феррат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовны 5 елга иректән мәхрүм иттеләр.

"Руслан Зейтуллаевның гаепләү маддәсен үзгәртеп мәхкәмә прокурор сораган 17 ел урынына 7 елга иректән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу зур уңышларга китерәчәк борылыш", диде адвокат Эмиль Курбединов.

Мәхкәмә карары игълан ителгәндә гаепләнүче кырымтатарлар авызларын скотч белән ябыштырып “Театр тәмамланды”, “Заказ үтәлде”, “Кырымтатарлар янә тыела” дигән язулар белән футболкалар киеп чыккан иделәр.

Адвокат Эдем Семедляев бу мәхкәмә карарын аппеляциягә бирәчәкләрен белдерде.

Прокуратура Руслан Зейтуллаевны 17 елга, Феррат Сайфуллаевны 8, Рустем Ваитов, Нури Примовны 7 елга иректән мәхрүм итүне сораган иде. Алар Русия кырымны аннексияләгәннән соң 2014 елда Кырымда кулга алынган иде.

Ростов-Дондагы мәхкәмә 4 кырымтатарны иректән мәхрүм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

XS
SM
MD
LG