Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов Уфаның җәмигъ мәчетен төзеп бетерергә вәгъдә бирде


"Мөслим-Сити" проекты
"Мөслим-Сити" проекты

Мәчетне төзеп бетерүдә ярдәм сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итүче булмады, сорасалар, ярдәм күрсәтү юлларын табарбыз, ди Башкортстан башлыгы.

Башкортстан хакимиятенә Уфадагы җәмгигъ мәчетен төзеп бетерергә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаган. Әгәр мөрәҗәгать итсәләр, гыйбадәт йортын төзеп бетерү өчен бөтен көчне куярбыз, дип вәгъдә итә республика башлыгы Рөстәм Хәмитов.

“Биш ел элек без мәчетне төзүче иганә фондына бергә эшлик дип мөрәҗәгать иткән идек. Фонд вәкилләре моңа кискен каршы килделәр һәм үзебез генә төзибез диделәр. Күрәсең, хәлләр үзгәргән. Ләкин әлегә мәчет төзелешен үз өстегезгә алыгыз һәм төзеп бетерегез дип мөрәҗәгать итүче булмады”, - ди Рөстәм Хәмитов. Башкортстан башлыгы белдерүенчә, мәчет төзелеп бетәргә һәм дин тотучыларның һәрберсенә ачык булырга тиеш.

Шул ук вакытта төзелешнең кыйммәтле булуын да онытмаска кирәк, ди Хәмитов. “Бүген 25 мең квадрат метрлы объектны төзү ким дигәндә 2-2,5 млрд сум тора. Әлегә мәчетнең яртысы гына әзер. Бинадан тыш юл, күпер төзисе, җәмәгать транспорты җибәрергә кирәк,” – дип сөйли республика башлыгы.

Русиянең "Әр-Рәхим" исемле иң зур мәчетне һәм торак йортларны үз эченә алган “Мөслим-сити” проекты быел тәкъдим ителгән иде. Аның авторлары белдергәнчә, мәчет тирәсендә 15 катлы торак йортлар, кунакханә, балалар бакчасы төзелергә тиеш иде. Ләкин әлеге проект соңгы айларда зур гауга куптарды, “Мөслим-Сити”ны тәнкыйтьләүчеләр күбәйде . Бер яктан урыс православ чиркәве канәгатьсезлеген белдерде. Икенче яктан, “Архзащита” берләшмәсе активистлары май аенда узган җәмәгать тыңлауларында “Мөслим-сити”ны тәнкыйтькә тотты. Бу тәнкыйтьләргә төзелешнең төп иганәчесе булган Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкләгән “Урал” фонды да кушылды. Фонд төзелешне финанслауны туктатты.

Нәтиҗәдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте "Мөслим-сити" исеменнән баш тартты һәм Салават Юлаев проспектындагы мәчет тирәсендә төзелгән кварталны "Мөслим-сити" түгел, "Тынычлык һәм татулык динара кварталы" дип атарга ризалыгын белдерде.

XS
SM
MD
LG