Accessibility links

Елына 500 мең сум акча алып эшләүче пенсионерларга пенсия бирмәскә мөмкиннәр


Certification of pensioner
Certification of pensioner

Финанс министрлыгы федераль казнага акча эзләп, эшләүче пенсионерларның кесәсенә кермәкче.

Русия финанс министрлыгы еллык керемнәре 500 мең сумнан артып киткән эшләүче пенсионерларга пенсия түләмәү тәкъдиме белән чыккан, дип яза "Ведомости". Монысы кабул ителмәсә, бер миллион сум алып эшләүчеләр өчен чикләүләр кертү варианты каралган.

Финанс министрлыгы шулай ук яшәү минимумыннан ике ярым тапкрырга артып киткән хезмәт хакы (ул 22 мең сум була) алучыларга пенсиянең 4559 сум күләмендәге бер өлешен түләмәскә тәкъдим итә. Бүген әлеге сумма эш стажына да, кеременә дә карамастан, пенсиягә чыгучы бөтен кешегә бирелә.

Мондый чараларны финанс министрлыгы 2017 – 2019 еллар өчен федераль бюджетны тулыландырыр өчен тәкъдим итә. Әлеге үзгәрешләр 3 ел эчендә 450 млрд сум акча экономияләргә тиеш, дип белдерелә.

Күптән түгел финанс министрлыгы эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау фикере белән чыккан иде.

Соңгы 10 елда эшләүче пенсионерлар саны Русиядә 35,7%ка арткан.

Элегрәк Дмитрий Медведев, 2016 елда пенсияләрне кабат арттыру-арттырмау карары илнең беренче ярты еллыктагы икътисади хәленә карап кабул ителәчәк, дип белдергән иде. Май ахырында исә Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга хөкүмәт башлыгы акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып яхшы кәеф теләде.

XS
SM
MD
LG