Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев вафат


Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев вафат
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

27 сентябрь иртәсендә Уфада Абдулхак Игебаев 87нче яшендә вафат булды.

27 сентябрь иртәсендә Уфада Башкортстан халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Абдулхак Игебаев 87нче яшендә дөнья куйды.

Абдулхак Игебаев 1930 елның 2 июлендә Баймак районының Күчәй авылында туа, кечкенәдән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң төрле елларда "Совет Башкортстаны", "Кызыл таң" газетларында, "Агыйдел" журналында эшли.

Аның 25тән артык китабы дөнья күргән. Игебаев - "Ирәндек бөркете", "Оран сала Җир-ана", "Урал тавышы", "Сөю җыры", "Корея кызы" поэмалары авторы.

Шулай ул ук балалар әдәбиятында да киң таныла. Алты томлык "Башкорт әдәбияты тарихы"н төзүдә дә катнаша.

Абдулхак Игебаев Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куюны сорап Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат язучыларның да берсе иде.

XS
SM
MD
LG