Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядәге татар язучылары Казаннан игътибар булмаудан зарлана


Удмуртиянең татар язучылары утырышында Шагыйрь Гыймран Сафин чыгыш ясый
Удмуртиянең татар язучылары утырышында Шагыйрь Гыймран Сафин чыгыш ясый

Удмуртиянең татар телендә иҗат итүче язучылары быел беренче утырышын уздырды. Алар Татарстандагы язучы-тәнкыйтьчеләрнең читтәге татар язучылары иҗатына битараф булулары турында да сөйләде.

Риза Шәфи исемендәге әдәбият түгәрәге агымдагы елда үз эшен башлап җибәрде. Түгәрәкне хәзер Воткинскидан шагыйрә Гөлфия Исхакова җитәкли. Әдәби кичә танылган шагыйрь, Татарстан һәм Удмуртия республикасы язучылар берлекләре әгъзасы Ибраһим Биектаулы иҗатына багышланган иде. Укучылар Ибраһим Биектаулыны “Җирдән җиде җиһанга”, “Таулар-кыялар аша” “Галәм серләре” китаплары аша белә. “Яңарыш” газетасында да авторның шигырьләре еш кына дөнья күрә.

Очрашуда Ибраһим Биектаулы иҗатына анализны шагыйрь Гыймран Сафин ясады. Ул каләмдәшенең иҗатын бик яхшы өйрәнгән. Әдәби түгәрәктә катнашучылар шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән чикләнмәде, күптән борчыган проблемнар турында да фикер алышты.

Татарстанда чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче авторларның сирәк кенә булса да җыентыклары басылып чыга. Әмма милләттәшләребезнең күңелен борчыган сорау да бар: китапларда белешмәләрдән башка (кайбер китапларда алар да юк), иҗатларына анализ да булса иде. Шуңа да алар татарстаннар тарафыннан чит төбәкләрдә яшәүче татар авторларына игътибар җитмәвенә басым ясады.

Ибраhим Биектаулы татар hәм рус телендә шигырьләр укыды
Ибраhим Биектаулы татар hәм рус телендә шигырьләр укыды

Ибраһим Биектаулының татар телендә өч шигырьләр китабы, шулай ук тагын өч җыентыкта аның шигырьләре басылды. Үткән елда рус телендә бер китабы укучылар кулына килеп керде. Дөрес, соңгы “Таулар-кыялар аша” дигән китабы Казанда басылды. Әмма аларда хәтта кыска гына да рецензия булмавы авторны бик борчый.

Берничә ел элек шагыйрь китапларын Казанда тәнкыйтьчеләргә биреп калдырган булган. Әле һаман да кайтаваз юк. Шул ук вакытта Ибраһим ага рус телендә чыккан “Грядущие” исемле китабын Удмуртиядә Наталья Суринага биргән булган. Көчле филолог, Удмуртиядә күп кенә авторларның иҗатын өйрәнеп, бәя биргән шәхес. Ул тиз арада зур күләмле, тирән эчтәлекле, шагыйрьнең иҗатын хәтта чит ил авторлары белән чагыштырып мәкалә язган.

Шулай ук чит төбәкләрдә иҗат итүче авторларга әдәбият өлкәсендәге премия һәм бүләкләр дә тәтеми. Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Удмуртия язучылар берлегендә татар авторлары бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов инде берничә ел рәттән Ибраһим Биектаулыга Хәсән Туфан исемендәге премиягә документлар җибәрелүен, әммә алар игътибарсыз калуын җиткерде.

Әдәбият сөючеләр чыгышларында Татарстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучыларның (хәтта бер үк авторларның!) төрле дәрәҗәдәге төрле премияләр алуларын, тагын башка премияләргә дәгъва итүләрен санап үттеләр.

Ибраhим Биектаулы китаплары
Ибраhим Биектаулы китаплары

Әдәбият түгәрәгендә тагын бер проблем турында сүз барды. Ибраһим Биектаулы үзе һәм башка авторлар өлкән язучыларга алмашка яшьләр юклыгына борчыла. Югыйсә, “Яңарыш” газетасы битләрендә “Алтын йомгак” сәхифәсендә каләм тибрәтүчеләр күренә. Татар сыйныфларында укучылар белән дә даими очрашып торалар. Әмма аларның иҗатка ныклап кереп китүләре сизелми. Агымдагы уку елыннан газетада әдәбият битләрен алып баручы шагыйрә Элмира Нигъмәтҗан гимназиядә укучылар белән ныклап эшләргә ниятли.

Мондый очрашулар язучыларга, шагыйрьләргә кирәк, ди Ибраһим Биектаулы. Утырышта кеше күп түгел иде. Яшьләрне компьютерлардан аерып, шундый кичәләргә татар телен ишетергә, рухи байлык тупларга чакырырга кирәк. Шул вакытта алар арасында да, бәлки, иҗат белән ныклап шөгыльләнүчеләр булыр. Әдәбият түгәрәгенең чираттагы очрашуы октябрь аенда булачак.

XS
SM
MD
LG