Accessibility links

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Болотная тоткыны"на 12500 евро компенсация түләргә карар чыгарды


Ярослав Белоусов
Ярослав Белоусов

Мәхкәмә карарында Ярослав Белоусовның хокуклары шулай ук төрмәдә чагында һәм Русиядәге мәхкәмә барган вакытта да бозылган диелә. Европа кеше хокуклары конвенциясенең җәмгысе дүрт маддәсе бозылуы әйтелә.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе сишәмбе “Болотная мәйданы эше” нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән Ярослав Белоусовның мөрәҗәгатен өлешчә канәгатьләндерде һәм Русия җитәкчлегеннән Белоусовка 12500 евро күләмендә компенсация түләүне таләп итте.

Мәхкәмә Белоусовка “киңкүләм тәртип бозуларда катнашуда” гаебен тагу аның җыелышлар иреге хокукын бозган дип саный.

Мәхкәмә Мәскәүдәге Болотная мәйданында 2012 елның 6 маенда көч кулланулар булган, ләкин митинг оештыручылар анда катнашмаган дип таный.

Белоусовның хокуклары шулай ук төрмәдә чагында һәм мәхкәмә барган вакытта да бозылган диелә. Мәхкәмә белдерүенчә, Европа кеше хокуклары конвенциясенең җәмгысе дүрт маддәсе бозылган.

Ярослав Белоусов 2014 елда ике ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул инде иреккә чыккан.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе былтыр өч “Болотная тоткыны"ның – Леонид Ковязин, Артем Свелов, Илья Гущинның мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндергән иде.

2012 елда өченче мөддәткә Русия президенты итеп сайланган Владимир Путин инаугурациясе алдыннан оппозиция Мәскәүдә "Миллионнар маршы" исемле протест чарасы үткәрде. Русия җитәкчелеге моны киңкүләм тәртип бозу дип атады.

Митинг үткәрү өчен алдан рөхсәт алынган булса да, полициянең демонстрациячеләр юлын кисүе анда кертмәве бәрелешләргә китерде. Полициянең махсус бүлекләре халыкка каршы көч кулланды.

XS
SM
MD
LG