Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 2016 елгы бюджет дефициты 674 млрд сумга арта


Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына 2016 ел өчен үзгәрешләр кертелгән федераль бюджет өлгесен кертте.

2016 елгы бюджетның дефициты 674,2 млрд сумга арта һәм 3,034 трлн сум тәшкил итәчәк. Дефицит тулай җитештерү күләменең 3,7 процентына җитә дигән сүз.

Бюджет керемнәре 369,9 млрд сумга кими, ә чыгымнары 304,3 млрд сумга арта.

Дефицитны каплау тышкы һәм эчке чыганаклар исәбенә булырга тиеш. Эчке финанс чыганакларын 3,04 трлн сумга җиткерү планлаштырыла. Ә резерв фондын саклабрак тотмакчылар, аны куллануны арттырмаячаклар.

Төп чыгымнарны Пенсия фондына дотацияләр, Ил-114 һәм Ил-9 очкычларын камилләштерү, хосусыйлаштыру инвестициясе киңәшчеләренә түләү тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG