Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакерлар Флоридада сайлау исемлекләрен саклаучы оешмага киберһөҗүмнәр оештырган


Һилари Клинтон Флоридада, 30 сентябрь, 2016 ел
Һилари Клинтон Флоридада, 30 сентябрь, 2016 ел

Хакер Һөҗүмнәрен русиялеләр оештырган дип фаразлый АКШ Федераль тикшерү идарәсе.

Русия хакерлары Флорида штатындагы сайлау исемлекләрен саклаучы хосусый оешмага киберһөҗүмнәр оештырган дип хәбәр итә АКШ Федераль тикшерү идарәсе.

Флорида президент сайлауда җиңүчене билгеләүдә иң мөһим штатларның берсе булып тора. Әлегә биредә Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп Демократик фирка намзәте Һилари Клинтоннан беразга гына калыша.

Мондый һөҗүмнәр күптән түгел Иллинойс белән Аризона штатында да булган иде. Нәтиҗәдә дистә меңнәрчә сайлаучылар турындагы мәгълүмат урланган.Тагын берничә штат сайлау бүлекләренең мәгълүматлар базасында шикле гамәлләр кылынганын белдерә. Гадәттә хакер һөҗүме алдыннан еш кына шулай була, диләр.

Алдагы көннәрдә җитәкчелек сайлау бүлекләрендә эшләүчеләрне шикле трафикны тотып калырга өйрәтүче ысуллар белән таныштырачак.

Рәсми мәгълүматка караганда, хакерлар сайлаучылар турында гына мәгълүмат ала, ә тавыш бирүне санау турындагысына кагылмый.

Узган җомгада АКШ Демокртик фиркасенең илкүләм комитеты мәгълүмат базасына оештырылган хакер һөҗүме өчен җаваплылыкны Русия өстенә йөкләде.

Ак йорт вәкиле Джош Эрнест хәбәр иткәнчә, АКШ президенты Барак Обама Русия тарафыннан оештырылган хакер һөҗүмнәренә җавап гамәлләр әзерләмәкче.

XS
SM
MD
LG