Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Татарстанда ДАИШ террорчысы тоткарланган


36 яшьлек Казан кешесе терактлар әзерләүдә һәм ДАИШ (үзен “Ислам дәүләте” дип атаган террор төркеме) эшләрендә катнашуда шикләнелә. Хәзер ул сак астында диелә.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, 2016 елның июлендә бу кеше кулдан өч шартлаткыч ясаган һәм Татарстанның бер районында ташландык корылмалар арасында сынап караган.

“Әлеге шартлаткычларны ул Казан заводларының берсендә террор гамәле оештырганда кулланырга планлаштырган”, диелә Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе белдерүендә.

Гаепләнүчене 11 октябрьдә үк тоткарлаган булганнар.

“Аның радикал ислам яклы булуы, Сүриядә урнашкан халыкара террорчылык оешмасы белән аралашуы һәм аларга акча җибәреп торуы билгеле”, дип белдерә Тикшерү комиеты.

XS
SM
MD
LG