Гыйракның Мосул шәһәрендә җиһадчылар 284 ир-атны, шул исәптән, үсмерләрне һәм малайларны үтергән. Әлеге шәһәргә хөкүмәт гаскәрләре якынлаша. Ир затыннан булганнарны пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә юк иткәннәр.
Исламчылар кулларына төшергән шәһәрдә яшәүчеләр Гыйрак армиясенә каршы "тере калкан" ролен үтәргә тиеш булган. "Ислам дәүләте" җиһадчылары мәетләрне бульдозер белән күмдергән, дип хәбәр итә CNN үзенең чыганакларына таянып.
Чыганак CNNга ир затыннан булганнар барсы да, шул исәптән балалар да, атып үтерелде, дип сөйләгән.
Элгәре БМО "Ислам дәүләте" җиһадчыларының хөкүмәт гаскәрләренә каршы "тере калкан" итеп куллану өчен Мосул тирәсендәге авылларда 550 гаиләне тотып итеп алуга "зур борчылу" белдергән иде.