20 октябрьдә Русия “һуманитар тәнәфес” игълан итте һәм Хәлеб тирәсендә һава һөҗүмнәрен туктатып торырга вәгъдә биде. Тәнәфес берничә тапкыр озайтылды.
Иминлек гарантияләре булмаганлыктан, БМО шәһәрдән тыныч халыкны чыгара алмады. Reuters агенлыгы мәгълүматларына караганда, Хәлебтән һуманитар коридорлардан чыгарга омтылган берничә кеше дә утка тотылып, чыгып китә алмаган. 23 октябрьдә хокук яклаучылар һөҗүмнәр яңадан башланды дип белдерде.
Сишәмбе Русия саклану министры Русия һәм Сүрия хөкүмәте һава көчләре вакытлыча тынычлык урнаштыруны озайта һәм Хәлебкә һөҗүмнәр ясамый диде.
Хәлеб шәһәре Сүрия президенты Бәшәр Асад һәм оппозиция сугышчылары тарафыннан бүленеп, камап алынган. Хөкүмәт гаскәрләре Русия хәрбиләре ярдәмендә сугышчылар контрольдә тоткан районнарга һава һөҗүмнәре оештыра. Көнбатыш илләр Мәскәүне тыныч халыкны утка тотуда гаепли.