Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Телебез бай, аны гомер буе өйрәнергә кирәк"


Равил Баязитов
Равил Баязитов

Уфада яшәүче Равил Баязитов татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Узган шимбә Уфада узган "Татарча диктант"та да ул белемнәрен тикшереп карады. Равил әфәнде сүзләренчә, татар телен өйрәнер һәм популярлаштырыр өчен активлык һәм теләк кенә кирәк.

Равил Баязитовка 47 яшь. 25 яшендә ул үзенә татар телен өйрәнү максатын куя, хәзерге вакытта татар телендә иркен аралаша. Аның сүзләренчә, телне камилләштерү һәрвакыт кирәк, шуңа үзе тел өйрәнүне дәвам итә. Кызы бар, ул Уфадагы якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә.

Равил әфәнде алман ширкәтендә эшли, эш сәфәрләрендә еш була. Татар теле белән кызыксыну андый сәфәрләр барышында туган да. Болар турында Равил әфәнде безгә үзе сөйләде. Сүз уңаеннан, "Татарча диктант"ны ул яхшы язган, бөтен сүзләре аңлаешлы булган, матур укыганнар. Башта бераз дулкынланса да, нәтиҗәсе белән ул канәгать.

–​ Равил әфәнде, "татарча диктант" турында сез кайдан ишеттегез, кем тәкъдим итте?

– Безнең Уфадагы татар мәктәбе мөдире Эльвира ханым Гыйлфанова бар, аның белән мин инде берничә ел таныш. Диктант турында ул хәбәр иткән иде, оештыручыларның берсе икән ул. Шуңа күрә мин хәбәрне ишетүгә үк, барыйм дип уйладым. Бик кызык ул. Үземнең тел белү дәрәҗәсен бик беләсем килде. Начар булса да, киләсе елга телне тагын да яхшыртырга, тагын да камилләштерергә максат куйдым, бу минем өчен кызык.

– Якыннарыгыз, дусларыгыз катнаштымы?

– Кызганычка, катнашмадылар. Мин хәбәр итәргә дә өлгермәдем. Минем якыннарым, танышларым арасында татарча китап укыган, диктант яза алган кеше бик аз шул. Әдәби телнең көндәлек телдән аермасы зур шул. ​

– Сез Facebook'та татарча диктант кәгазен фотога төшереп, остазларыгыз дип Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Фатыйх Әмирханны атадыгыз. Татар телен үзлегеннән өйрәнәсезме?

– Мин Уфада туып үстем, рус телле мәктәптә укыдым. Татар телен аңлый идем, тик сөйләшә алмый идем. Татар телен үзем өйрәндем. Башта “Кызыл таң” гәзитен киоскта алып, татарча-русча сүзлекне кулланып, мәкаләләр тәрҗемә итә идем. Кызык иде ул. Туганнарның авылдашлары белән аралаша башлагач, башта авыр гына аңлаша идек, чөнки гәзит теле үзгә.

Әмирхан Еникиның әсәрләрен яратып укыдым. Аның теле бик бай, татар теленең бай хәзинәсе

Гәзитләрдән соң китаплар да укый башладым. Әмирхан Еникиның әсәрләрен яратып укыдым. Аның теле бик бай, татар теленең бай хәзинәсе. Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Зариф Башири әсәрләре бик ошый. Барысын да санап бетереп булмый. Менә алар – минем укытучыларым, тел өйрәткән башка укытучыларым булмады.

– Уфада рус мәктәбендә укыдыгыз. Уфада рус теле белән генә яшәп була бит. Татар теле сезгә нәрсә өчен кирәк булып чыкты?

– 90нчы елларда университеттан соң мин бер төрек белән бергә эшләгән идем. Үзем мин алман теле белгече, Германиядә яшәгән шул төрек белән бик күп шәһәрләрдә йөрдек. Ни кызык, ул татар тарихына, дингә, телгә кагылышлы сорауларны күп бирә иде. Ә мин аңа җавап бирә алмадым, бернәрсә дә белмәдем, кызыксынмадым да. Ул мине тиргәде, “ничек син халкыңның тарихын, телен бөтенләй белмисең?” дигән иде.

Мин моңа гарьләндем, бик оят булды. Бу миңа этәргеч булды. Кызык бит: гаиләмнән, туганнардан түгел, чит кешедән булды бу этәргеч. Шулай итеп, үз теләгем белән телне үзем өйрәнә башладым. Һаман да телне өйрәнәм мин.

– Өйрәнүне нәрсәдән башладыгыз?

Кызык бит: тел өйрәнү этәргече гаиләмнән, туганнардан түгел, чит кешедән булды

– Нәрсәдер белә, аңлый идем. Әти-әни үзара татарча сөйләшә иде, балалар исә прагматик, татар теле артык кирәк булмагач, без сөйләшми идек. Телне бераз ишетеп белә идем. “Кызыл таң” гәзитен укый башладым. Сүз байлыгы бик кечкенә иде, сүзлек белән дә бик авыр иде.

Алман телен өйрәнгәч, телләрне өйрәнүгә бераз сәләтем бар, шуңа күрә башка кешеләр белән чагыштырганда җиңелрәк иде. Әти-әни белән 90нчы елларда татарча сөйләшә башладым, алар бик шатландылар.

Аннан китаплар укый башладым. Халкымның тарихын беләсе килде, шуңа тарих китапларын укыдым, аларны өйрәндем. 20 ел дәвамында телне өйрәнә барам. Телебез бик бай, аны гомер буе өйрәнергә кирәк.

– Татар телен кайда кулланасыз?

Татарча сөйләшәсең килсә дә, русча сөйләшергә туры килә

– Әлбәттә, авылга туганнар янына барганда татар телендә аралашам. Кызым белән дә, гаиләмдә дә татарча сөйләшергә тырышам. Ләкин монда зур проблема: шәһәрдә яшәгән яшьләр, туганнар татарча белми шул. Мин үзем тел белән кызыксындым, аларда андый кызыксыну юк. Күп кешедә битарафлык сизелә, аларга бары тик эш, фатир, матди әйберләр кызык шул.

Телне куллану, әлбәттә, бик кыен. Аны куллану өлкәләре, даирәләре ничектер тар булып сизелә. Татарча сөйләшәсең килсә дә, русча сөйләшергә туры килә.

– Уфада туган телдә сөйләшүчеләр артамы, кимиме?

– Туганнарыма карасам, яшьләр туган телен бөтенләй белми. Чөнки туганнар гаиләдә телне өйрәтмиләр дә, аяныч, кызганыч хәл.

Уфада шуны күрәм: башкорт яшьләре туган телләрендә бик күп сөйләшә

Кайвакыт мин шуңа шатланам: кибетләрдә татар-башкорт кызлары татарча “Исәнмесез” дисәң, җавап бирәләр. Шундый кешеләр булуы шатландыра. Казанда ничектер, белмим, Уфада шуны күрәм: башкорт яшьләре үз туган телләрендә бик күп сөйләшә. Алар яхшы беләләр һәм туган телендә сөйләшергә тырышалар. Татарларда андый ук кызыксыну юктыр, бәлки андый урыннарны белмим генәдер.

– Өйдә бала белән сөйләшергә тырышасыз, татар якшәмбе мәктәбенә йөри. Аны татар теле белән кызыксындыру авырмы?

– Бик авыр. Балалар белән сөйләшкәндә “миңа татар теле ник кирәк?” дип сорыйлар. Туган тел белән кызыксыну соңрак килердер дип уйлыйм, шуңа күрә бу орлыкларны чәчергә кирәктер. Үскәч, олыгайгач, кызыксыну булырдыр, тырышырга кирәк.

Баланың теле 3 яшькә кадәр татарча ачылмаса, аннары соң инде чит тел өйрәнү кебек булыр

Күпмедер күләмдә, басым белән булса да, телне өйрәтергә кирәк. Баланың теле 3 яшькә кадәр татарча ачылмаса, аннары соң инде чит тел өйрәнү кебек булыр.

– Балага телне өйрәнү өчен нинди дәлилләр китерәсез?

– Бу безнең тел, тарихыбыз, мәдәниятебез дим. Без татар булгач, татарча белергә тиешбез. Шулай ук шундый дәлил бар: мин татарча белсәм, төрки халыклар белән җиңел аралашып була дим, төрекчә дә, казакъча да, башка телләрне дә аңлый аласың. Гомумән, күбрәк тел белү телләр өйрәнүдә ярдәм итә.

– Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?

– Кайвакыт үземә дә авыр була, татарча да сөйли алмыйм барысын да. Ничек кенә кыен булса да, татарча сөйләшергә кирәк. Русчадан тәрҗемә итәргә кирәк булса да, татарча сөйләргә тырышырга кирәк.

– Татар телен популярлаштыру өчен нинди чаралар кирәк? Сезнеңчә, тел үсеше өчен нәрсәләр җитми?

– Һәр нәселдә, туганнар арасында бер популярлаштыручы кеше булса, әйбәт була инде ул. Туганнарыма да вакыт-вакыт дәресләр биреп карыйм, тик кызыксыну булмагач, көчләп укытырга туры килә. Бик авыр шул, эмоциональ яктан да бик авыр.

Мәктәпләрдә дә күбрәк татар теле дәресләре булса, яхшы булыр иде

Башкортстанда татар телендә тапшырулар булса, бу бик әйбәт булыр иде. Без күбрәк ТНВ карыйбыз, ә анда Башкортстан турында күп сөйләмиләр. Кино-мультфильмнар да файдалы булыр иде, интернет аша кулланучылар аларны таба инде. Тел мәсьәләсендә актив булырга кирәк. Татар якшәмбе мәктәбенә балалар әз йөри, чөнки әти-әниләре пассив.

Хәзер мөмкинлекләр бар, Аллага шөкер, ТНВ да күрсәтә. Мәктәпләрдә дә күбрәк татар теле дәресләре булса, яхшы булыр иде. Тик биредә татар теле дәүләт теле булмагач, ул әз укытыла.

– Башкортстанда татар теле өченче дәүләт теле булса, үзгәреш булыр идеме, ничек уйлыйсыз?

– Бу очракта ул канун белән якланыр иде, ниндидер шартлар, этәргеч булыр иде. Европада еш булам, аларда күп тел дәүләт статусына ия, монда артык зур проблем күрмим, сәясәт кенәдер.

– Уфада татар гәзит-журналларын яздырырга, китап алырга мөмкинлек бармы?

– Бар, бер дә кыенлык юк. Казан белән чагыштырганда әзрәктер, тик кирәк булса, табып та, интернет аша да заказ бирергә була. Мин “Кызыл таң”ны интернет сәхифәсеннән укыйм, элек аны яздырткан идем, хәзер интернет та ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG