Accessibility links

дүшәмбе, 20 ноябрь 2017, Казан вакыты 01:06

Һиллари Клинтон Нью-Йорк штатында тавыш бирде


АКШның элекке президенты Билл Клинтон һәм демократ намзәт Һиллари Клинтон президент сайлауда тавыш бирә.

АКШ президентлыгына демократлар намзәте Һиллари Клинтон Нью-Йорк штатының Чаппакуа шәһәрендә тавыш бирде.

Аның белән тавыш бирергә ире, элекке президент Билл Клинтон да килде.

Демократлардан вице-президент вазифасы өчен көрәшүче Тим Кэйн Вирджиния штатының Ричмонд шәһәрендә журналистлар алдында чыгыш ясап: “Без мөмкин булганның барын да эшләдек, хәзер бу сайлаучылар кулында”, диде.

Поп музыка йолдызлары Леди Гага белән Бон Джови да сайлаучыларны Клинтон өчен тавыш бирергә чакырды.

XS
SM
MD
LG