АКШ президенты сайлауларында демократ Һиллари Клинтон белән республикан Дональд Трамп арасында кискен көрәш "шикләнә" торган штатларда күзәтелә. Бу шактый көтелгән хәбәр.
Хәзерге вакытта Флорида, Төньяк Каролина, Оһайо, Джорджия һәм Нью-Һэмпширда Трамп Клинтоннан бераз гына алдарак. Ләкин тавышларның кечкенә өлеше генә саналган - күбрәк авыл җирлеге турында сүз бара. Шәһәрләрдә исә сайлаучыларның күбесе гадәттә демократларга тавыш бирә.
АР агентлыгы Дональд Трампны инде өч штатта җиңгән дип хәбәр итте: ул штатлар - Көнбатыш Вирҗиния, Индиана һәм Кентукки. Клинтон Вермонтта җиңгән.
Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 4тә тагын 16 штатта тавыш санау башланды.